Бүген Болгарда Елга вокзалы бинасы ачылды

2013 елның 25 мае, шимбә

Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көнгә багышланган тантаналы чаралар Елга вокзалы бинасын ачудан башланды. Шушында ук Болгар цивилизациясе музее да урнашкан.

Яңа объект ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һ.б. катнашты.

Тантанага җыелучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. “Бүген биредә Елга вокзалы бинасын ачабыз. Анда Болгар цивилизациясе музее да урнаша. Бу барыбыз өчен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1124 еллыгына багышланган олы вакыйга”, - диде ул.

Президент вокзал төзелешендә һәм музейны оештыруда катнашучларның барысына да рәхмәт белдерде, хәзер Болгарга килергә теләүче туристлар саны артыр дигән ышанычта калды. Ул Болгарны яңадан торгызуга зур өлеш кертүче ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, бу инициативаны күтәреп алган спонсорларга аерым рәхмәтләрен җиткерде.

“Елга вокзалын ачу – мөһим вакыйга. Өстәвенә аның бинсында эчтәлеге һәм формасы буенча тиңе булмаган музей да урнашкан”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, борынгы шәһәрнең барлыкка килү тарихы һәм үсеше хакында сөйләүче Болгар цивилизациясе музее яңа экспонатлар белән тулыланачак. Ул вокзал төзелешенә ярдәм иткән спонсорларга аерым рәхмәт белдерде. “Әгәр нәрсәгә дә булса алынабыз икән, аны һәрвакыт ахырына җиткерәбез, без шундый халык”,-ди М.Шәймиев. Тантанада “Яңарыш” Республика фондының Рәхмәт хатлары белән Хәйриячеләр китаплары да тапшырылды. Шуннан соң музей урнашкан Елга вокзалы рәсми рәвештә ачылды.

Болгар цивилизациясе музее урнашкан вокзал бинасы борынгы Болгар тарихын чагылдыра. Бинаның архитектур образы традицион Болгар культурасы мотивларын яктырта. Вокзалның 3 манарасы эре өч шәһәр: Болгар, Сувар һәм Биләрне гәүдәләндерә. Соңгы икесендә күргәзмә павильоннары урнашачак. Музей туристлар һәм экскурсантларда борынгы Болгарның тарихы, мәдәнияте, архитектурасы хакында күзаллау тудыра.

Болгар цивилизациясе музее вокзал бинасы мәйданының өчтә бер өлешен били (2 мең кв м чамасы.). Аның Болгар музей-тыюлыгы, Татарстан һәм Россия музейлары тупланмаларыннан җыелган коллекцияләре борынгы Болгарның Болгар цивилизациясенең барлыкка килүендәге, үсешендәге, гомумән, дөнья культурасындагы тарихи ролен ача. Аның экспозициясе “Борынгы Болгарны ачу”, “Төбәк табигате”, “Болгар цивилизациясенең чишмә башы һәм формалашуы”, “Борынгы Болгар” дигән дүрт бүлекне берләштерә.

“Яңарыш” фонды карары белән, бу уникаль бинаның беренче катына Болгар шагыйре, мәгърифәтче Кол Галинең скульптурасы урнаштырылачак.

Елга вокзалы бинасы шулай ук туристлык инфраструктурасы функциясен дә үти: биредә теплоходта сәяхәт итү өчен билет сатып алырга, Болгар шәһәренә сәфәрдән соң, ял итәргә мөмкин, туклану өчен рестораны да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International