Татарстанда QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә килүчеләр саны 30 процентка арткан

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Татарстанда QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә (КФҮ) килүчеләр саны 30%ка арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР да  КФҮ директоры Ленара Мозафарова хәбәр итте.

“11 октябрьдә көн саен 15 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлсә, QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны көненә 20 меңгә кадәр җитте”, - диде Ленара Мозафарова.

1 ноябрьдә Казанда күп функцияле үзәкнең яңа офисы ачылачак. Ул Чистай урамындагы 5нче йортта булачак, дип хәбәр итте Ленара Мозафарова.

Күп функцияле үзәкнең яңа офисы 2022 елның гыйнварында ачылырга тиеш булган. QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә килүчеләр саны 30 процентка арткач, яңа офис ике айга иртәрәк ачылачак.

Яңа офиста 50 кабул итү тәрәзәләре эшләячәк. Көненә мең кеше кабул итү мөмкинлеге булдырылган.

Казанның Ямашев урамындагы 82 нче йортта урнашкан күп функцияле үзәкнең офисы ябыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International