Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Хөрмәтле Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Күп гаиләләр өчен 10 ноябрь елның иң мөһим көннәреннән берсе. Бу көнне Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән һәм хезмәт итүче барлык кешеләр дә котлаулар кабул итә.
Бүген җәмгыять сезгә югары таләпләр куя. Шәһәр һәм район урамнарында тәртип, республика халкының тынычлыгы, аларның үз иминлегенә ышанычы сезгә бәйле. Хакимият, закон, гаделлекне нәкъ менә сез гәүдәләндерәсез. Ышаныч яулау һәм аны югалтмауны эшкә җаваплы караш белән һәркемнең проблемаларына ярдәмле һәм игътибарлы булып, ә иң мөһиме - үзеңә йөкләнгән эшне оста, тиешенчә башкарып кына саклап калырга мөмкин.
Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан зур җинаятьләр ачылды, коррупциягә каршы көрәш кысаларында уңышлы операцияләр үткәрелде, республикада узган зур иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында иминлек һәм хокук тәртибе тәэмин ителде.
Ышанам, Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алга таба да антларына һәм хезмәт бурычларына тугрылыкларын саклап, элекке буын тарафыннан салынган традицияләрне тагын да арттырачаклар.
Эчке эшләр органнары ветераннарына рәхмәт белдерәм.Сез яшь хезмәткәрләр тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез, аларга бай тәҗрибә тапшырасыз.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы алдында зур күләмле дәүләт бурычлары тора, алар сыйфатлы һәм үз вакытында башкарылачак, чөнки сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны саклау - бу гади эш кенә түгел, ә үз тормышыгызны багышлаган хезмәт.
Чын күңелдән Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.