“Цифровой прорыв” конкурсында катнашучылар көнбагыш уңышын бәяләү буенча кейсны чиштеләр

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

“Россия - мөмкинлекләр иле” президент платформасының флагман проекты – “Цифровой прорыв” бөтенроссия конкурсының сигезенче хакатоны тәмамланды, ул авыл хуҗалыгына, әйләнә-тирә мохиткә багышланган иде.

Конкурсның операторы – Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РЭКА).

48 сәгать дәвамында 138 команда Agrotech тематикасы буенча кейслар чишү белән шөгыльләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 21 җиңүче команда билгеләнде.

Иннополис университеты тәкъдим иткән кейсларның берсе көнбагыш уңышын билгеләүгә карый. Бүгенге көндә иминиятләштерү компанияләре өчен кирәкле булган  бу процедура бик авыр, ул биологик уңышны кул белән исәпләүне таләп итә. Иминиятләштерү компаниясе инспекторы көнбагыш орлыкларын саный һәм иминиятләштерелгән территориянең һәр кыр участогында һәрбер көнбагыш салынган кәрҗинне үлчи.

Курск өлкәсеннән Agrotech-хакатон җиңүчесе булган RandomName123 командасы мобиль кушымта тәкъдим итте, ул иминиятләштерү компаниясе инспекторларына көнбагыш уңышын кул хезмәтен аз кулланып исәпләргә мөмкинлек бирә.

Шулай ук бу кейсны чишкәндә ГранIT (Красноярск крае), TURBO 3000 (Волгоград өлкәсе), Winter (Татарстан Республикасы) һәм AgroCult Crew (Мәскәү) командалары хакатон призерлары булды.

Алга таба катнашучыларны финал ярышлары көтә. Конкурс финалы 2-4 декабрьдә гибрид форматта узачак, конкурсның төп мәйданчыгы Иннополиста оештырылачак.

“Татарстан Республикасы 2019 елдан “Цифровой прорыв” конкурсын оештыруда актив катнаша, дип билгеләде ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. - Быел без хакатонда катнашучыларга авыл хуҗалыгын цифрлаштыру өлкәсендә мәсьәләне чишәргә тәкъдим иттек, ул бүгенге  көндә бик актуаль һәм нәтиҗәләрдән бик канәгать. Катнашучылар эшләгән барлык эшләнмәләр аграр өлкәдә кулланылачак, дип ышанабыз.  Россиянең яңа Иннополис шәһәрендә узачак финалда һәр командага уңышлар телибез!”.

“Цифровой прорыв” конкурсы “Мәгариф” илкүләм проектының “Социальные лифты для каждого” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International