Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 6 меңнән артык бала социаль ятим санала
2013 елның 28 мае, сишәмбе
Татарстанда бүген якынча 3,5 мең гаилә социаль куркыныч хәлдә. Бу гаиләләрдә 6 меңнән артык бала тәрбияләнә, алар тулысынча социаль ятимнәр санала. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте. Брифинг республикада Балаларны яклау көненә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Гүзәл Удачина сүзләренчә, ятимнәр һәм караучысыз калган, шулай ук гаиләдә яшәүче балаларның хокуклары бозылу мәсьәләләрендә торакка, гаиләгә һәм гаилә элемтәләренә, лаеклы яшәү дәрәҗәсенә хокуклар, шулай ук көч куллануга, көчләүгә каршы саклануга хокуклар иң еш очрый торганы һәм проблемалы саналганы – боларны балаларның мөрәҗәгатьләре раслый. Республикада үз язмышын үзе һәм дәүләт кайгыртырга мәҗбүр ителгән 12121 баланың (Г.Удачина 2011 елның 1 гыйнвары мәгълүматы китереде, тәкъдим ителгән слайдта 2011 лда 1301, 2012 елда 1088 шундый бала ачыкланган дип күрсәтелде) 80 проценты – социаль ятимнәр. Язмышы кырыс булган шушы балаларның 90 проценты балалыкка, опекунлыкка алынган, кабул ителгән гаиләләрдә үсә. Татарстанның 17 ятимнәр йортларында 900дән күбрәк бала тәрбияләнә һәм аларның 40 процент тирәсе җитди авыру, димәк, 500ләп бала гаиләгә алынырга бик мөмкин, дип, Г.Удачина аларның шактые сәламәтлеге ягыннан проблемалы һәм гражданнар гаиләләренә колач җәергә атлыгып тормавына игътибарны юнәлтә. “Уйлап карасаң, бездә 5 мең зур кешесенә 1 ятим бала туры килә, республикадагы ятимнәрне, караучысыз калган балаларны әти-әниле итү өчен куәт зур үзе”, - дип басым ясап әйтә ул.
Г.Удачина әйткән 12121 баланың 261е генә ятим, калган 80 проценты – социаль ятим. Ә социаль ятимлекнең сәбәбе – баласын тиешле карамаган өчен ата-ана хокукларын тартып алу. Дөрес, соңгы елларда ата-ана хокукларын кайтаруда уңай хәл күзәтелә башлады: 2008 елда ата-ана хокукларын кайтарырга юллап йөреп, шуңа лаек икәнен раслап 28 кеше генә кайтарса, 2009 елда – 41, 2010да - 36, 2011дә – 41, 2012 елда – 56.
“Беренче канал” телевидениесенең “Пока все дома” тапшыруы авторы-алып баручысы Тимур Кизяков башлангычы һәм шуны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап йөкләмә бирүе нәтиҗәсендә, “Видеопаспорт” проектында Татарстан да катнаша, төгәлрәге, Татарстанның ятим һәм караучысыз калган балалары. Проектның үз сайты бар: www.videopassport.ru, телетапшыру барышында исә гаиләгә мохтаҗ балалар турында сюжет күрсәтелә. Гүзәл Удачина сүзләренчә, моның өчен бала турында 40 минутлык фильм төшерелә һәм аның яшәеше, сәламәтлеге, мөмкинлекләре, сәләте турында белешмә бирелә, шул рәвешле, гаиләсенә сыендырырга мөмкин булган кешеләр белән бала арасында видеокүпер булдырыла. Нәтиҗәдә, 2011 елда Татарстанның видеопаспорты булган 31 баласының 27се гаилә рәхәтендә яши, былтыр тагын 24 сабый әти-әниле булган. Сайтта теркәлгән һәм шушы проектка катнашкан 22 төбәк арасында Татарстан республикалардан - бердәнбер. Проек ярдәмендә хәзергә 1324 бала гаиләгә урнаштырылган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз