Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Оренбург өлкәсе татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Шарлык районы администрациясе бинасында узды, анда шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Сергей Гаврилин, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Сергей Грачев, “Шарлык районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Ампилогов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Юрий Берг билгеләп үткәнчә, Оренбург өлкәсе – күп милләтле регион. Россиядә 2010 елгы халык санын исәпкә алу күрсәткечләре буенча өлкәдә 126 милләт вәкиле яши. Халыкның якынча 7 проценты, 150 меңләп кеше – татарлар.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Оренбург өлкәсе губернаторына күп кенә уртак проектларны хуплаганы һәм өлкәдә яшәүче татарларга карата яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган социаль программалар турында, шул исәптән балалар өчен мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә аларны 3 яшьтән урыннар белән тәэмин итү программасы турында, татар теленә өйрәтүнең “Ана теле” on-line программасы һәм башка проектлар турында кыскача сөйләде.
Оренбург өлкәсе татар җәмгыяте вәкиле 2015 елда федераль Сабантуйны Татар Каргалысы авылында уздырырга тәкъдим иттеләр. Ул шулай ук Оренбург өлкәсе татар җәмгыятенә татар телендәге кызыклы әдәбият белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Оренбург өлкәсе татар җәмгыяте активы белән очрашканнан соң Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән очрашты.