Рөстәм Миңнеханов:"Татарстан һәм Оренбург өлкәсе традицион курше регионнар һәм без күпчелек өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез"

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе традицион күрше регионнар һәм без сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлкәсендә генә түгел, ә мәдәният, мәгариф һәм социаль өлкәдә дә хезмәттәшлек итәбез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында журналистлар сорауларына җавап биргәндә белдерде. Искә төшерик, Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачылу тантанасы узды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән, Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар белән очрашуы хакында сөйләде. 

«Мин Оренбург өлкәсе җитәкчелегенә татарлар өчен, милли мәдәниятларын саклап калу өчен биредә бөтен кирәкле шарталар булдырулары өчен бик рәхмәтле, - дип әйтте ул. - Оренбургта татар театры эшли, татар телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, безне дулкынландыра торган мәсьәләләр бар әле, һәм без алар турында бүгенге очрашуда сөйләштек. Әмма гомумән, минем фикеремчә, безнең төп бурычыбыз - сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итү. Бүген Оренбург өлкәсе һәм Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы сәнәгать үзәкләре. Шул исәптән, Татарстанга Оренбургтан чимал килә, һәм полиэтилен җитештерелә. Татарстан, үз чиратында, шулай ук Оренбургка сәнәгать продукциясен китерә».

Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг Рөстәм Миңнеханов белән очрашу кысаларында Татарстан Республикасы чигендә урнашкан муниципаль районар арасында (төньяк районнар, шулар арасында Бугуруслан районы) хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз баруы турында искә төшерде. «Радиатор» Бугуруслан заводы бүгенге көндә эшләп килүендә Татарстан җитәкчелегенең дә зур казанышы бар, - дип әйтте Юрий Берг. - Без күп мәсьәләләр буенча фикер алышабыз, тәҗрибә белән уртаклашабыз һәм без күрше ярдәменә һәрвакыт ышана алуыбызны да беләбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International