ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында сөйләде

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында сөйләде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, зур дәүләт ярдәме белән быел халык хуҗалыкларында мөгезле эре терлекнең баш саны саклап калынган  (290 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 100 баштан артык сыер).

2021 елга хуҗалык итүнең кече формаларына грант ярдәменә 675,9 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән “Гаилә фермаларын үстерү” гә – 315,9 млн сум, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү”гә – 191,3 млн сум, “Агростартап” ка – 161 млн сум, “Агропрогресс” ка – 7,7 млн сум.

Икенче елга бу юнәлешләргә яңа программа өстәләчәк - 10 млн сум грант ярдәме белән авыл туризмын үстерү. Хәзер республика территориясендә бу юнәлештә бизнес төзергә теләгән 60 тан артык эшкуар бар.

Алга таба Марат Җәббаров агросәнәгать комплексының республика икътисады үсешенә керткән өлеше турында хәбәр итте. Авыл хуҗалыгының тулай продукция күләме 250 млрд сум дәрәҗәсендә көтелә,бу узган елга караганда 18%ка түбән. Агросәнәгать комплексы продукциясенең өлеше Татарстан тулай төбәк продуктында 8%тәшкил итә.

Үсемлекчелекнең тулай продукциясе 93 млрд сум дәрәҗәсендә көтелә, узган елга караганда 43 млрд сумга азрак.

Республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары белән тәэмин итү өчен көзге ярминкәләр уздыру дәвам  итә. Сәүдә мәйданчыкларында 11 ярминкә көннәре нәтиҗәләре буенча 1,3 млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International