Алексей Песошин ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын уздырды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында  узды.

Катнашучылар көн тәртибендә булган докладларны тыңладылар, шул исәптән 2022 елга оешманың финанс планы һәм “Яшьләр фәнни-инновацион конкурста катнашучы” (“УМНИК”) программасы проект-җиңүчеләрен  финанслау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Утырыш барышында ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов чыгыш ясады. Ул “Идея-1000”, “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея”, Россия венчур форумы һәм Россия технологик туры проектларын гамәлгә ашыру буенча бюджетны раслау мәсьәләләрен карауга тәкъдим итте. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча фондның 2022 елдагы инвестицион эшчәнлегеннән фаразланган керемнәре расланды.

Күзәтчелек советы әгъзалары ТР ИВФ директоры урынбасары Арсен Савваның докладын тыңлады. Ул “Яшьләр фәнни-инновацион конкурста катнашучы” (“УМНИК”) программасы проект-җиңүчеләрен  финанслау проектын карауга тәкъдим итте. Фикер алышулар нәтиҗәсендә Күзәтчелек советы тарафыннан программаның проектларын финанслау турында уңай карар чыгарылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International