ТР Хөкүмәте йортында газлаштыру программасын гамәлгә ашыру буенча брифинг узды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе бүгенге көнгә 99,6%ка җиткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов хәбәр итте.

Спикер билгеләгәнчә, 2019 елда 2023 елга кадәр исәпләнгән газлаштыру төбәк программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа газлаштыру дәрәҗәсен 99,8%ка җиткерүгә мөмкинлек бирә.

2020 һәм 2021 елларда 4 мең җир участоклары чикләренә газ челтәрен китереп 222 км газүткәргечләр төзелгән. Киләсе 2022 елда 2 мең 800 йорт биләмәсе чигенә газ китереп, 161 км газүткәргечләр төзү планлаштырыла.

Шулай ук республикада Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә һәр йортка кадәр бушлай газ торбасы китерү буенча актив эш алып барыла. Халыкка газны капка төбеннән өйгә үткәрү өчен генә түлисе булачак.

Республикада түләүсез газ кертүгә 903 торак пункттагы 18 меңнән артык хуҗалык өметләнә ала.

Бүгенге көнгә газлаштыруга 6,5 меңнән артык гариза бирелгән. Ел ахырына кадәр 687 йорт биләмәсенә газ тоташтыру планлаштырыла. Хәзерге вакытка 923 килешү төзелгән.

“Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте тарафыннан газлаштыруга гаризаларны кабул итү барлык файдалануга тапшыру-җитештерү идарәләрендә һәм район газ хезмәтләрендә тәэмин ителгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International