Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Ак Барс”банкы” – Татарстан икътисадында әйдәп баручы банк”
2013 елның 31 мае, җомга
Татарстанның зур финанс оешмасы – “Ак Барс” банкы” – республиканың уңышлы икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Ак Барс”банкы” ААҖ акционерларының гомуми еллык җыелышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Банкның 2012 елдагы төп эшчәнлеге турында “Ак Барс”банк” ААҖ Идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев сөйләде. 2012 елда банк үз эшчәнлегенең масштабларын киңәйтә, шуның нәтиҗәсендә активлар 36,4 млрд. сумга (12,1%) һәм ел ахырына 336,6 млрд. сумга арта. Клиент акчаларын җәлеп итү 21% ка үсә һәм 2012 ел ахырына 212,4 млрд. сум санала.
“Ак Барс” банкы” ның өлеше Россия банк системасының барлык активларында 2012 ел ахырына 0,7% тәшкил итә, банк үз капиталы күләме буенча Россиядә 16 нчы урынны һәм активлар күләме буенча 17 нче урынны алып тора.
2012 елда финанс эшчәнлеге нәтиҗәсе булып, 187,9 млн. сум чиста табыш алу тора.
Акционерлар банкның еллык отчетын, “Ак Барс” банкы” ААҖ аудиторларын расладылар. Шулай ук уставка кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр һәм яңа Директорлар Советы составы өчен тавыш бирделәр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән банкның 2012 елдагы уңышлы эшләре өчен ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәхмәт белдерде. “Ак Барс” банкы” – республика икътисадында әйдәп баручы банк”,- ассызыклады Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
ТР Премьер-министры шулай ук финанс оешмасы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз