Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 19 декабре, якшәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын  һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Куркынычсызлык органы һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Сез илнең мәнфәгатьләрен яклауга, Конституция үтәлешен, Россиянең мөстәкыйльлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдә, җәмгыятьтә тотрыклылык саклауда лаеклы өлеш кертәсез.

Бүгенге бәйрәм көнендә куркынычсызлык органы ветераннарына бик зур рәхмәт белдерәм. Алар яшь хезмәткәрләрне үстерүгә зур өлеш кертәләр, аларга бай тәҗрибәләрен тапшыралар, һәлак булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итәләр.

Республика җитәкчелеге сезгә фидакарь хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт, илебез иминлеген тәэмин итүдә яңа җаваплы бурычларны уңышлы үти алуыгызга ышаныч белдерә.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомерләр телим”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International