ТР Хөкүмәте Йортында 2021 елда Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш нәтиҗәләре буенча брифинг узды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында 2021 елда Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш нәтиҗәләре буенча брифинг узды.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, шулай ук онлайн трансляцияләнде.

ММЧ вәкилләре сорауларына Татарстан Премьер-министры урынбасары - коронавирус каршы көрәш буенча оператив штаб җитәкчесе Ләйлә Фазлыева, Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җавап бирде.

Коронавируска каршы көрәштә чикләү чаралары исәбендә булган QR-кодлар буенча чикләүләр сакланачак.

Ләйлә Фазлыева коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләрне йомшартуның үз сроклары булганын искәртте. “Үзгәрешләр Министрлар Кабинеты карары буенча кертелгән, аларның бер өлеше Яңа елдан соң да кала”, - диде ул.

Брифингта Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга эшләргә рөхсәт бирелгәнен һәм тәүлек буе эшләүче кибетләр дә ачык булачагын әйттеләр.

“Могҗиза булмаячак, барысы да үзебездән тора, бу чикләү чаралары, билгеле, рәхәт нәрсә түгел, ул беркемгә дә ошамый, ел дәвамында эпидемиологик вазгыятькә карап алар үзгәртеләчәк”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Ковид буенча күмәк иммунитетка ирешү өчен 300 меңнән артык кеше прививка ясатмаган. Бүген күмәк иммунитет 75,2%, республика буенча аны 80%ка җиткерү бурычы тора.

Covid-19 инфекциясеннән теркәлә һәм теркәлми торган үлем очраклары саны арасындагы аерма илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да, күзәтелә. Барлыгы 2 290 149 татарстанлы вакциналаштырылган, бер көн эчендә вакцинацияләнүчеләр саны 2 553кә җиткән. Ике доза белән дә 1 860 115 кеше прививка ясаткан. Әлегә республиканың 134 326 кешесе генә ревакцинация узган. 

Татарстанда 250 меңләп кеше ковидтан ревакцинация узмаган. Владимир Жаворонков июльдә икенче прививкасын ясаткан кешеләрнең кабаттан вакцинация узу вакыты килеп җиткәнен искәртте.

“Киләсе ел ревакцинация елы булачак. 1 июльгә 386 мең кеше прививка ясаткан булган, шуларның 134 мең 326 сы гына кабаттан вакцинацияне узган, калган 250 меңгә якын кеше ревакцинациягә ашыкмый. Шул кешеләр белән сөйләшергә, кабаттан вакцинациягә чакырырга кирәк”, - диде ул.

“Ревакцинация - җитди этап. QR код бер ел гамәлдә, күпләр прививка бер ел саклый дип уйлый, ләкин прививка вирустан ярты ел гына саклый. Кеше прививка ясаткач, ярты елдан кабат киләчәген уйларга тиеш”, - дип җөпләде Владимир Жаворонков сүзләрен ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстанда быел, узган елга караганда, балалар коронавирус белән өч тапкырга диярлек ешрак авырый башлаган.

“Балалар элегрәк вирусны симптомсыз кичерсә, хәзер клиник билгеләре күренә”, - диде Марина Патяшина.

Гаилә әгъзаларының бер-берсенә йоктыру очраклары 76% тәшкил итә. Ә эш урынында коронавирус йоктыру 46%ка кимегән.

Марина Патяшина 2021 елда коронавирусның 29 418 очрагы теркәлгәнен әйтте, “Дельта” һинд штаммы 88% очракта ачыкланган. Иң киеренке чор ноябрь булганын искәртте - 7282 очрак ачыкланган. Чагыштыру өчен, 2020 елда 13284 коронавирус очрагы теркәлгән булган.

Чикләү чаралары нәтиҗәсендә, декабрьдә авыру күрсәткечләре ике тапкыр кимегән, шулай да Марина Патяшина, “Омикрон” штаммы чыгу белән бәйле рәвештә, уяу булырга киңәш итте. Әлегә Татарстанда “Омикрон” штаммы теркәлмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International