Алексей Песошин: Янгын сүндерүчеләрнең күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән спорт – ул меңләгән коткарылган гомерләр

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Янгын-гамәли һәм янгын-коткару спорты – ул көчле һәм батыр кешеләр спорты. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары генерал-лейтенант Николай Гречушкин Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча бөтенроссия ярышлары ачылышында белдерде.

Ярышлар Казанда уза.

Николай Гречушкин бу спорт төренең барлык элементлары да соңыннан коткаручыларга һәм янгын сүндерүчеләргә авыр һөнәрләрендә ярдәм итә, осталыкларын камилләштерергә ярдәм итә, дип искә төшерде.

Бу спорт кына түгел, ә җитди һөнәри әзерлекнең бер өлеше дә, дип ассызыклады ул.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, үз чиратында, «Янгын сүндерүчеләрнең күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән спорт – меңләгән коткарылган гомер һәм саклап калынган мөлкәт, экстремаль хәлләрдә эш итүнең оперативлыгы, җайга салынган булуы һәм нәтиҗәлелеге, - дип белдерде. – Моннан тыш, спорт-сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, төрле яклап алга киткән, гармонияле шәхес формалаштыру».

Алексей Песошин шулай ук Татарстанда теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларда илебезне һәм төбәгебезне лаеклы күрсәтү мөмкинлеген бирүче бик яхшы спорт инфраструктурасы булдырылуын билгеләп үтте. Республикада янгын-коткару спортын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. «Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары Россия чемпионатларында һәм халыкара ярышларда катнашалар һәм төрле ярышларда күп тапкырлар призерлар һәм җиңүчеләр булдылар. Быелгы ярышлар да сезнең өчен алга таба спорт һәм һөнәри казанышларга этәргеч булыр дип ышанам», - диде Татарстан Премьер-министры.

Ул барысына да уңышлар һәм казанышлар, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына бөтенроссия янгын-коткару спорты ярышларында яхшы нәтиҗәләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International