Татарстанда 2022 елның 1 гыйнварына торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 8 млрд. сумга якын тәшкил итте

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 2022 елның 1 гыйнварына 8 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю турында сөйләгәндә, декабрьдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 102% тәшкил итте, дип ачыклык кертте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,7%ка кимрәк.

Уртача еллык күрсәткеч 99% тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,2%ка артыграк.

2022 елның 1 гыйнварына 26 муниципаль берәмлектә еллык җыем уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк булды, ә 19 муниципалитетта, киресенчә, уртача республика күрсәткеченнән артып китте.

2022 елның 1 гыйнварына халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 8 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Бу ике айлык түләүләр хисабы диярлек. Шул ук вакытта 6 муниципалитетта бурыч түләмәү ике айдан артып киткән. 20 муниципаль берәмлек бер айдан ике айга кадәр бурычка ия.

Бу планны җиренә җиткереп үтәүче 19 район исәпләнә, аларда хезмәт күрсәтүләр өчен бурыч бер айдан артмый.

Электрон форматта башкарылган түләүләр саны сизелерлек артты, диде министр. Хәзер республика буенча электрон түләүләрнең уртача дәрәҗәсе 68% тәшкил итә. Һәр өченче коммуналь түләү гражданнар тарафыннан читтән торып башкарыла.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 6 муниципаль берәмлектә электрон түләүләр дәрәҗәсе Татарстан буенча уртачадан югарырак.

Киңәшмә барышында нотыкчы торак-коммуналь комплекс оешмалары ягыннан энергоресурсларны кулланган өчен бурычлар турында хәбәр итте. Әйтик, 2022 елның 1 гыйнварына газ өчен срогы чыккан бурыч 367 млн. сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш – 4,9 млн. сум. Шул ук вакытта декабрь аенда бурыч 13,6 млн. сум тәшкил иткән.

Газ өчен вакытында түләү буенча үз йөкләмәләрен үтәмәгән коммуналь өлкә оешмаларының географиясе 14 районны колачлый, шуларның 9 муниципалитетында бурычлар күләме арткан.

12 ай эчендә электр белән тәэмин иткән өчен бурыч 39 млн. сумга кимегән һәм хәзер 40 млн. сум тәшкил итә. Министр муниципаль районнар буенча мәгълүматлар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International