Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ФИХ директоры Александр Бортников Татарстанның Лаеш районында Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар

2013 елның 7 июне, җомга

Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте партнерлары - чит ил махсус хезмәтләре, иминлек органнары һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре бүген Татарстан республикасының Лаеш муниципаль районында узган Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ФИХ директоры Александр Бортников һәм башкалар катнаштылар. Бәйрәм мәйданчыгы итеп Кама буенда урнашкан Лаеш шәһәренең көньяк-көнбатыш ягы ("Белые горы" микрорайоны) сайланды. Биредә импровизацияләнгән остаханәләр - чүлмәк ясаучы, тимер эшкәртүче, күн эшкәртүче һәм башка остаханәләр, Сабантуй кунаклары һәм катнашучылар Сабантуйның гадәти ярышларында катнаштылар.

Рөстәм Миңнехановны, Александр Бортниковны һәм башка иминлек оешмалары һәм чит ил хокук саклау оешмалары вәкилләрен - Россия ФИХ партнерларын мәйданда икмәк һәм тоз белән, татар халык ашы чәк-чәк белән каршы алдыларпар.

Кунаклар "Осталар авылы" экспозициясен карап чыктылар - агач, тире, көмештән ясалган сувенир продукция сатылучы рәтләр. Шуннан Сабантуйның төп мәйданында театраль тамаша башланды, анда берничә муниципаль районның иҗади төркемнәре һәм "Йолдызлык" фестивалендәз катнашкан балалар коллективлары катнаштылар.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та мөрәҗәгать итте. Ул искә төшергәнчә, Сабантуй бәйрәме ел саен республикада язгы чәчү эшләре тәмамланганнан соң уздырыла һәм татарстанлыларның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе булып тора. Быел районда 27 мең га мәйданга язгы культуралар чәчелде һәм без яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәбез, диде Лаеш районы башлыгы. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барысын да Сабантуй бәйрәме белән котлады.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Сабантуй кунакларын – Россия ФИХнең партнерлары – чит дәүләтләрнең махсус органнары, иминлек һәм хокук саклау органнары җитәкчеләрен сәламләде. Бүгенге кунакларыбыз дөньяның 60тан артык иленнән килгән, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм барысына да бәйрәмчә кәеф теләде.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республиканың Лаеш районы быел Сабантуйны бәйрәм итүне ачып җибәрә. Ул шулай ук республикада Сабантуй кешеләрнең иң яраткан бәйрәме икәнен дә әйтеп узды. Бүген милли Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, татарлар тупланып яшәгән Россия Федерациясенең тагын 53 субъектында, шулай ук дөньяның 23 илендә уздырыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу көнне иң хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләрне – үз республикасы, үз районы үсешенә лаеклы өлеш керткәннәрне олылыйлар.

Татарстан Президенты Лаеш муниципаль районының иң булган, иң уңган гражданнарына дәүләт бүләкләре тапшырды, шулар арасында “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале, “Татарстан Республикасы атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре”, “Татарстан Республикасы атказанган терлекчесе”, “Татарстан Республикасы атказанган механизаторы” исемнәре, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт белдерүе һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.

Сүзен йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның барысының да исендә калуын теләде.

Кунаклар өчен Татарстан Республикасы Актаныш районы җыр һәм бию ансамбле, “Ворожея” ансамбле һәм башка вокаль һәм бию коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International