Татарстан Республикасы һәм IBM корпорациясе Ниятләр турындагы беркетмәгә кул куйдылар
2008 елның 23 августы, шимбә
22 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм IBM корпорациясе IBM программалары чишелешен эшкәртү үзәген төзүгә карата Ниятләр турындагы беркетмәгә кул куйдылар. Документ Татарстан Республикасы башкаласы Казанда яңа ИТ-парк төзү буенча якларның хезмәттәшлек өлкәләрен билгеләде.
Ниятләр турындагы беркетмә ахырында Татарстан Республикасы Премьер министры Рөстәм Миңнеханов, “Көнчыгыш Европа/Азия” IBM ААҖ генераль директоры Кирилл Корнильев һәм үсеп бара торган базарлар буенча IBM генераль менеджеры Бруно Ди Лео (Bruno Di Leo) кул куйды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, документ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән IBM корпорациясе арасында элек булган килешүләрне гамәлгә ашыру буенча алдагы чараларны да үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ИТ-үзәк төзү белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә кызыксына.
Бруно Ди Лео әфәнде, аерым алганда, кул куелган документка республика белән хезмәттәшлектә беренче этап буларак каравын, аның артыннан кайбер башка килешүләр дә булыр дип көтүен әйтеп узды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм IBM корпорациясе ягыннан, реаль эшкә күчү өчен, эшче төркемнәр төзеләчәк. Якларның, агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышу өчен, ким дигәндә ярты елга бер тапкыр җыелып сөйләшүләре көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.