Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Универсиада өйрәнүләре вакытында Казанда 34 штаттан тыш хәлләр булган
2013 елның 11 июне, сишәмбе
2013 елның 8 июнендә Универсиада өйрәнүләре вакытында 34 штаттан тыш хәлләр була. Шуларның 18 алдан планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
“Өйрәнүләргә кадәр кайберәүләр бу репетицияләрнең әһәмиятлелегенә шикләнеп караса, 8 нче июнь көнне булган өйрәнүләрдән соң, барыбыз да Татарстан Президенты тарафыннан дөрес карар кабул ителүенә инандык. Бу шулай ук тәҗрибә туплау, чыныгу өчен дә зарур”, - дип ассызыклады Рафис Борһанов.
Министр әйтүенчә, өйрәнүләрдә барлыгы 812 кеше катнашкан. Нәфис гимнастика, баскетбол, регби-7, көрәш, волейбол, су тубы, фехтование, йөзү, суга сикерү, байдаркаларда ишү һәм каноэ кебек спорт төрләре буенча ярышларны үткәрү өчен 24 объект файдаланылган. Казанның 29 балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән, олимпия резервының спорт училищеларыннан 681 спортчы җәлеп ителгән. Башкарма дирекциянең даими һәм вакытлыча эшләүче 670 хезмәткәре дә шимбә көнне вакытын өйрәнүләргә багышлаган. Репетиция барышында волонтерларны да сынау күздә тотылганлыктан, 65 волонтер-атташе эшкә чакырылган.
Штаттан тыш хәлләргә килгәндә, Рафис Борһанов сүзләренчә, алар барысы да хәл ителгән. Кайдадыр ут сүнү, су белән тәэминат өзелү кебек очракларда эш рәвеше сыналды. Көч структуралары янгын чыгу, төтен пәйда булу, кешеләрне эвакуацияләү кебек эшләр белән мәшгуль булды”, - диде Рафис Борһанов.
Көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккан. Рафис Борһанов үзе ике шундый хәлнең шаһиты булган. Колоннада автобусның тәгәрмәч көпчәге тишелгән. Иртәнге тикшерү барышында автобус йөртүчеләрнең берсенең үзе белән транспорт йөртү таныклыгы булмаган.
“Казан 2013” башкарма дирекциясе” генераль директор урынбасары Ольга Павлова өйрәнүләр барышында тукландыру системасы сыналуын, 8 нче июнь көнне вип-персоналар һәм судьялар өчен чәй өстәлләре корылуы һәм спортчылар өчен кабымлыклар пакеты әзерләнүе турында хәбәр итте. “Допингка каршы системаны да тулысынча тикшердек, диде ул.
“Тулаем алганда, өйрәнүләрнең беренче көне оешкан төстә узды. Сораштыру барышында команда тренерлары спорт комплекслары эшен мөмкин булган 5 баллдан 4,7 балл күләмендә бәяләде. Бәлки, бу берникадәр аванстыр, шуңа күрә бу бәяләмәне Универсиадада тулысынча акларга кирәк булачак. Хәзер без 15 нче июнь өйрәнүләренә әзерләнәбез”, - дип билгеләп үтте Рафис Борһанов.
15 нче июнь көнне 10 нчы июльнең уен программасына репетиция ясалачак. Бу иң катлаулы тыгыз көннәрнең берсе санала. 21 нче июнь көнне “Казан” аэропорты, спортчыларны Универсиада авылына урнаштыру, авылның төп ресторанында тукландыру тикшереләчәк. 22 нче июнь көнне Универсиада ачылышы тантанасы өйрәнеләчәк. Спорт объектларында ярышлар программасы, ресторанда 4 мәртәбә ашату, авылдан “Казан-Арена” стадионына илтү, спортчылар парады, һәм кире алып кайту өйрәнеләчәк.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз