Рөстәм Миңнеханов ТМК утырышында чыгыш ясады

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш визиты белән барды, анда ул Террорчылыкка каршы милли комитет (ТМК) утырышында катнашты.

Искә төшерик, ТМКның әлеге утырышы кырыгынчы, бүген каралган төп мәсьәлә - Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадсын әзерләү һәм уздыру чорында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүгә көч һәм чараларның әзерлеге турында.

Утырыш барышында ТМК рәисе, Россиянең ФИХ директоры Александр Бортников хәбәр иткәнчә, Универсиадага әзерлекнең соңгы этабында мөһим юнәлешләрдә көчләрне туплау, Бөтендөнья студент уеннарын уздыру чорында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүдә катнашучы оешмаларның үзара төгәл багланышы кирәкле.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасында уздырыла торган террорчылыкка каршы өйрәнүләр һәм махсус комплекслы тренировкалар, террорчылык янаулары  булырга мөмкин булган шартларда, көч төркемнәре һәм оператив штаб чаралары белән идарә итүнең тәртибен әзерләргә рөхсәт итә.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТМК утырышында чыгыш ясап, җәйге Универсиадага әзерлек тотрыклы социаль-сәяси вәзгыятьтә уза, бу вәзгыять хакимият һәм хокук тәртибе органнары тарафыннан контрольдә тотыла дип хәбәр итте. Ул утырышта катнашучыларга спорт объектларының һәм тиешле инфраструктураның әзерлеге, Универсиада объектларының һәм кешеләр күп була торган объектларның террорчылыкка каршы якланышы мәсьәләләре турында мәгълүмат бирде.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, үткән ел республика өчен гади генә булмады: радикаль-экстремистик төркемнәр активлашты, региондагы тотрыклылыкны какшату ниятләре булды. Аның сүзләренчә, террорчылыкка һәм дини экстремизмга каршы барлык көчләрне мобилизацияләргә туры килде.

Үз чиратында, ТМК рәисе, Россия ФСБ директоры Александр Бортников утырышта катнашучыларның игътибарын террорчылык янаулары таралуда мөһим урынны дини-сәяси экстремизм идеологиясе алып торуга юнәлдерде. Аерым социаль челтәрләрдә ябык төркемнәр оештырыла, кулланучыларны махсус иделогик эшкәртүгә юнәлдерелгән сайтлар эшчәнлеге активлаша, яңа тарафдарларны җәлеп итү буенча киң масштаблы эш җәелдерелә. “Интернетның бер өлеше асылда үзенчәлекле бер инкубаторга һәм экстремизм идеяләре чыганагына әверелә”, - диде Александр Бортников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International