Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 14 июньгә 1 млн. 92 мең кв.м. торак сафка бастырылган, яисә еллык йөкләмәнең 45,6%
2013 елның 15 июне, шимбә
Бүгенгә Татарстан Республикасында 1 млн.92 мең кв.м торак, яисә еллык йөкләмәнең 45,6 проценты сафка бастырылган. Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
5 муниципаль районда - Аксубай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Нурат һәм Сарман - еллык биремнең 80 проценттан артыгы үтәлгән. Ә 29 муниципаль берәмлектә торакны сафка бастыру планы әлегә 40 процентка гына башкарылган.
Социаль ипотека буенча планның да яртысы диярлек үтәлгән. Программаның 133 йортыннан 191 мең кв.метр мәйданлы 3 мең 388 фатирлы 59 йорт сафка бастырылган. Бүгенгә ТР Дәүләт торак фонды программасы буенча май планы нигезендә 105 фатирлы ике йорт әле һаман төзелеп бетмәгән. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, әлеге йортларда 49 Бөек Ватан сугышы ветераны фатир алачак. Моңа бәйле рәвештә, ул атна дәвамында әлеге йортларны сафка бастыруларын сорады.
Сугыш ветераннарының яшәү шартларын яхшыртуга килгәндә, республикада 458 ветеран өчен 105 йорт төзелеше дәвам итә. 42 объект - югары әзерлек дәрәҗәсендә, 2013 нче елның июне ахырына республикада 102 ветеран өчен 8 торак йортны сафа бастыру планлаштырыла.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, республика августта федераль бюджеттан 300 ветеран өчен акчалар алырга исәпли.
Моннан тыш, "Авыл клублары" программасы кысаларында эш барлык 46 объектта оештырылган. ТРның Арча районындагысы инде тапшыруга әзер. 9 объектта эшнең начар оештырылуы күзәтелә.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, күпфункцияле үзәкләр урнашачак 27 объектның алтысында капиталь ремонт башланган. Бу максатларга 310 млн. сум бүлеп бирелгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз