Ачыкланган тәртип бозулар нәтиҗәләре буенча республиканың 179 предприятиесе һәм оешмасы, 1 меңнән артык вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. 18,5 млн. сумлык штраф салынган. Тәртип бозган оешмаларга карата 60тан артык материал прокуратурага җибәрелгән. Һәр бишенче административ материал муниципалитетлар тарафыннан төзелгән.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.