Татарстан Президенты Алмата татарлары белән очрашты

2013 елның 16 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга визиты кысаларында Алмата татарларының милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Алматада Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында узды, чарада шәһәр хәкиме Әхмәтҗан Есимов та катнашты. 

Алматада Сабантуй яп-яңа дөньядагы иң яхшы тау чаңгысы трамплиннары комплексы "Сункар"да узды. Рөстәм Миңнеханов һәм Әхмәтҗан Есимов комплекс каршындагы мәйданда җәелгән бәйрәм мәйданчыгында булдылар. посетили. Шуннан соң Татасртан Президенты һәм Алмата хәкиме очрашуы узды.

Әхмәтҗан Есимов Татарстан делегагациясе вәкилләрен сәламләде һәм Рөстәм Миңнехановка күптән түгел Казанга визиты вакытында Алмата делегациясенә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. "2017нче елгы кышкы Универсиада Алматада узачак, һәм безгә шундый масштаблы бәйрәмгә әзерләнү тәҗрибәсе белән танышу бик мөһим", - дип белдерде А.Есимов.

Аның сүзләренчә, делегация вәкилләренең берничә мәсьәлә белән танышырга мөмкинлекләре булды, соңрак Казанга Алмата архитекторлары да барган, ә бу көннәрдә Казанга студент Уеннары иминлеген тәэмин итү тәҗрибәсе белән танышырга белгечләр җибәрелә.

"Безнең регионнар арасында хезмәттәшлек үсә бара. Сездә технопарклар, IT-технологияләрне үстерү өлкәсендә бөтен күргәннәр безнең өчен бик тә файдалы, без аларны үзебездә кулланырга һәм үстерергә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Әхмәтҗан Есимов Рөстәм Миңнехановка.

Татарстан Президенты үз чиратында Алмата хәкименә җылы каршы алганы өчен рәхмәт белдерде. "Безнең илләр арасындагы, җитәкчеләребез Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр нигезендә безнең регионнар арасында да хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр ачыла", - дип саный Р.Миңнеханов. Татарстанның исә, аның сүзләренчә, өстәмә өстенлеге дә бар - татар һәм казах халыкларының тарихи якынлыгы.

Ул билгеләп үтте, Алматада шулай ук Татарстан өйрәнерлек кызыклы әйберләр бар. Әйтик, шәһәр инфраструктурасы үсеше. "Кышкы Универсиада өчен Алматадан яхшырак урын табуы авыр булыр иде. Һәм мин ышанам ки, Универсиада биредә иң югары дәрәҗәдә узачак", - дип әйтте Татарстан Президенты шәһәр хәкименә.

Шуннан Рөстәм Миңнехановның татар  милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашуы узды. Татарстан Президенты очрашуда катнашучыларга татар халкының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу буенча куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Сабантуйны уздыру - татар халкының милли үзенчәлеген бөтен дөнья буйлап саклап калу өчен бик әйбәт ысул. Ул Россиянең 55 регионында һәм 23   дөнья илендә бәйрәм ителә. Әлеге Алматадагы Сабантуйга  шәһәр хәкиме һәм башка хөрмәтле кунаклар килде - бу Президент фикеренчә, Казахстан һәм Алмата җитәкчелегенең илдә төрле милләт вәкилләренең уңайлы яшәүләре мәсьәләләренә биргән игътибарлары турында сөйли.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелеге шулай ук үз чиратында республикадан читтә яшәгән татарларга ярдәм иткәнен билгеләп үтте. Татар телендә  "ТНВ-Планета" спутник каналы эшләве тәэмин ителгән, татар телен Интернет аша өйрәнү программасы эшләнгән.

Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт әйттеләр, шулай ук Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимовка татарлар мәсьәләләренә биргән игътибары өчен рәхмәт белдерделәр. Шуннан хөрмәтле кунаклар Сабантуны бәйрәм итү чараларында катнаштылар. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International