Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Семей шәһәре белән танышты
2013 елның 16 июне, якшәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев һәм Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов озатуында, тумышы белән шушы өлкәдән булган казакъ шагыйре, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, композитор, казакъ язма әдәбиятына нигез салучы Абай Конанбаевның тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгында булды.
Аннан соң Минтимер Шәймиев Абай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Татарстан кунаклары аннары 1985 елда нигез салынган Невзоровлар гаиләсе исемендәге Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе сынлы сәнгать музеен карадылар.
Монда ук Алматада яшәүче, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Камил Муллашевның күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмәне автор үзе – Камил Муллашев тәкъдим итте.
Татарстан делегациясе шулай ук Өлкә махсуслаштырылган балет мәктәбендә булды. Бу мәктәптә тәрбияләнүчеләр – бик күп республика һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр, кунакларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм аларга истәлек медальләре тапшырдылар.
Татарстанлылар тагын Казакъстанда бердәнбер булган Татар сәнгать мәктәбе белән таныштылар. Бу мәктәпнең бинасы 1898 елда төзелгән була һәм ул үз вакытында Минтимер Шәймиевнең булышлыгы белән сакланып кала.
Минтимер Шәймиев һәм Бирдебәк Сапарбаев быел нигез салынган “Казан агачы” паркында агачлар утырттылар. Парк территориясен яшелләндерү өчен уртак проект нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Семей шәһәренә кирәкле утырту материллары – каен, чыршы, нарат һәм башка агач-куаклыклар, җиләк-җимеш үсемлекләре җибәрелә, аларның күбесе инде утыртылган.
Аннары кунакларны шәһәрнең иң популяр урыннарының берсе - “Полковничий” утравына чакырдылар.
Татар халык бәйрәме – Сабан туе да шушы утрауда узды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз