Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев: “Без дус идек, дусларбыз һәм дус булырбыз”
2013 елның 17 июне, дүшәмбе
Кичә Казакъстанның Семей шәһәрендә татар милли бәйрәме-Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев катнашты.
Аларны Семей шәһәре хакиме Айбәк Кәримов, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТРның Нурлат районы башлыгы Наил Шарапов, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Усть-Каменогорскта РФ генераль консулы Сергей Анненков, Казакъстанда ТРның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Рафаил Аблаков, Казанда Казакъстанның генераль консулы Әсхәт Нускабай озатып йөрделәр.
“Минтимер Шәрипович, Татарстан Президенты булганда, Татарстан һәм Казакъстан арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен күп эшләде.Бүген аның, безнең Сабан туенда катнашуы белән без бик горурланабыз”, дип белдерде Бирдебәк Сапарбаев. Барлык Көнчыгыш-Казакъстан халкы исеменнән Минтимер Шәймиевкә, Семей халкына булган игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Аннан соң кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны, Татарстан Президенты һәм халкы исеменнән, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев сәламләде.
Минтимер Шәймиев шулай ук, Сабан туе-татар милли бәйрәме, ул ел саен киңрәк җәелә бара, быел Татарстан ярдәме белән дөньяның 226 урынында Сабан туе уздырыла, дип белдерде.
“Бүген халыклар арасында якынаю өчен, үзара аңлашып, тыныч яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Без сезнең белән дус идек, дусларбыз һәм дус булырбыз”,-дип йомгаклады ул сүзен.
Быел Семей шәһәрендәге Сабан туе Татарстанның Нурлат районы катнашында уза. Алар Сабан туе мәйданында үз мәйданчыкларын төзеп, Нурлат районында яшәгән татар, рус, чуаш һәм башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәттеләр.
Гадәт буенча, бәйрәмнең иң күңелле өлеше - татарча көрәш булды. Көрәштә Павлодар өлкәсеннән Дархан Жоламанов иң көчле булып чыкты. Җиңүчегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге – автомобиль ачкычларын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз