Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев: “Универсиада-2013 кә әзерлек кысаларында бөтендөнья дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрү тәҗрибәсен өйрәнү өчен, көзен Пекинга барачакбыз”

2008 елның 27 августы, чәршәмбе
Пекинда Татарстан Республикасы спортчылары Россия җыелма командасы өчен өч алтын олимпия медале яулап алдылар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев сөйләде.
Татарстаннан тәкъдим ителгән 12 спортчыга килгәндә, аларның җидесе 2008 ел уеннарында төрле дәрәҗәдәге олимпия бүләкләренә ия булды. Алдан исәпләүләр буенча, медаль исәбе буенча республикабыз Россия төбәкләре арасында 5-6 нчы урынны алып тора.
Татарстан спортчыларының казанышларыннан чыгып карасак, медаль исәбе түбәндәгечә килеп чыга: киртәләр аша 3000 метр арага йөгерүдә җиңел атлет Гөлнара Сәмитова-Галкина дөнья рекордчысы һәм олимпия чемпионы булды. Тагын ике олимпия “алтын”ын төркем белән башкарыла торган күнегүләрдә синхрон йөзү буенча – Эльвира Хәсәнова һәм нәфис гимнастикадан Дарья Шкурихина яулады.
Республика җыйгычына (копилкасына) “көмеш”не 4х400 метр эстафетасында тагын бер йөгерүче – Елена Мигунова алып килде.
“Бронза” бүләкләр җиңел атлет Екатерина Волковада (киртәләр аша 3000 метр арага йөгерү) һәм волейболчылар Вадим Хамуцких белән Сергей Тетюхинда.
Шулай итеп, татарстанлылар Пекиннан үз Ватаннарына барлыгы 6 олимпия медале алып кайттылар.
Марат Бариев хәбәр иткәнчә, 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү тәҗрибәсен, шулай ук төрле юнәлешләр буенча хезмәт күрсәтү эшен оештыруның бөтен системасын (куркынычсызлык, спортчыларны каршы алу һәм урнаштыру, спортчы һәм кунакларны ярышлар үткәрү урынына китерү һ.б.) өйрәнү өчен, көзен Пекинга Татарстан делегациясе барачак. Бариев әфәнденең сүзләренә караганда, кытайлар белән мондый тәҗрибә уртаклашу турындагы килешүгә ирешелгән инде.
“Аерым алганда, Пекинда спорт корылмаларының күбесе югары уку йортлары территорияләрендә яки алар янәшәсендә төзелгән. Шул рәвешле, 2008 елгы Олимпиададан соң әлеге заманча спорт объектлары яшьләр тарафыннан файдаланылачак, ә бу исә Кытайда студентлар спортының ролен арттырачак”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министрлык башлыгы.
Марат Бариев фикеренчә, 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлек барышында да шул ук принциплар кулланылырга тиеш.
“Бүгенге көндә илебезнең дөньядагы алдынгы спортчылар белән конкуренция алып бару теләге бар, - диде Марат Бариев, - һәм без үз спортчыларыбыз өчен барлык кирәкле шартларны да тудырырга тиешбез”. “Россия һәм аның төбәкләре бүгенге көндә Россия спортында булган проблемаларны ачыкларга тиеш”, - дип саный Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры.
“Моннан тыш, безгә халыкара спорт оешмаларында үз абруебызны үстерергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Марат Бариев.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Пекин Олимпиадасында бүләкләр яулап алган Татарстан спортчыларына премиаль түләүләрне икеләтә арттыру мәсьәләсе каралуын хәбәр итте. Шуны да искәртик: элегрәк республика алтын медальләр өчен – 50 мең доллар, көмеш медальләр өчен – 30 мең доллар һәм бронза медальләр өчен 20 мең доллар түләргә уйлаган иде.
Марат Бариев сүзләренә караганда, Гөлнара Сәмитова-Галкинага, яңа дөньяви рекорд куюы өчен (киртәләр аша 3000 метр арага йөгерү), аерым премия акчасы түләнәчәк.
Пекинда узган XXIX җәйге Олимпиадада Россия барысы 72 медаль яулады, шуларның 23 е – алтын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International