Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр җитештерү һәм туклану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 10 762 тәртип бозу ачыкланган һәм бетерелгән
2013 елның 18 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасында 2013 елның 15 апреленнән 15 июньгә кадәр 1595 рөхсәтсез чүп урыны ачыкланган, шуларның 1419 бетерелгән. Бу хакта бүген брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров хәбәр итте.
Брифинг ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм ул Татарстан Республикасы территорияләрен санитар-экологик чистарту буенча ике айлык нәтиҗәләренә багышланган иде.
Гадәттәгечә бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция-элемтә режимында булды.
Артем Сидоров искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында республика территорияләрендә санитар-экологик чистарту уздырылды (2013 елның 15 апреленнән 15 июньгә кадәр).
Бу вакыт эчендә сәнәгать һәм туклану калдыклары белән эш итүгә бәйле 10792 тәртип бозу ачыкланган һәм бетерелгән.
Ачыкланган тәртип бозулар нәтиҗәләре буенча республиканың 179 предприятиесе һәм оешмасы, 1034 вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. 18,5 млн. сумлык штраф салынган.
Тәртип бозган оешмаларга карата 61 материал прокуратурага җибәрелгән. Һәр бишенче административ материал муниципалитетлар тарафыннан төзелгән.
Брифингта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз