“Ел табибы-2013” мактаулы исеменә табиб-онколог Рәфкать Таҗиев лаек булды

2013 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген Казанда, Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәге залында үткәрелгән беренче чара кысаларында сәламәтлек саклау тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. “Ел табибы – Ак чәчәкләр” VI юбилей конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек һәм социаль үсеш министры урынбасары Татьяна Яковлева, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, республиканың медицина җәмәгатьчелеге катнашты.

Табибларның халыкара ант сүзләрен игълан итү белән ачылган тантананы шоумен Михаил Волконадский һәм медицина фәннәре докторы, профессор, Беренче каналда “Здоровье”, “Жить здорово!” тапшырулары җитәкчесе Елена Малышева алып барды. Иң элек залдагыларга “Ак чәчәкләр” республика премиясе тарихын чагылдырган фильм күрсәтелде, 2008 нче елдан башлап, һәр тантананың иң якты мизгелләре күз алдыннан узды. Бәйге үткәрелгән беренче елны ук тантананы алып барган Елена Малышева, фильмны карагач, иң беренче конкурс турындагы хатирәләре белән уртаклашты. “Ул елны хәтта төнге сәгать икедә тантанада катнашучыларга шалтыратып, сәхнәгә ничек чыгасылары турында сөйләшкән идек, чөнки беренче елны бик каушадык – шул хәтеремдә уелып калган”, - дип билгеләп үтте Елена Малышева. Ул Казанны бик яратуын һәм бирегә еш килүен, килгән саен уңай үзгәрешләргә тап булып, Казан белән соклануын ассызыклап үтте. Татарстанның, Россия төбәкләре арасында, искиткеч медицина хакимлек итүе буенча алгы сафта булуына басым ясады. Елена Малышева Татарстаннан үрнәк алып, иң яхшы табибларны чит илдә стажировка белән бүләкләүнең бөтенроссия дәрәҗәсендә гадәткә кертелү заруриятенә басым ясады.

“Бүген, йөрәк кушуы буенча гомерен шушы изге һөнәргә багышлаган затларны хөрмәтләү тантанасына җыелдык. Гаҗәеп фидакарь эшегез, тотрыклылыгыз, ныклы, чыдам булуыгыз өчен олы рәхмәт”, - дип ачып җибәрде Айрат Фәррахов тантананы.

“Ак чәчәкләр” конкурсында 5 номинациядә (“Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы” номинациясеннән тыш) 3 кандидатура тәкъдим ителгән. Алар һәммәсе дә тавыш бирүнең финал өлешенә кертелгән. Җиңүчеләрне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет билгеләгән. Министрлыкның рәсми сайтында оештырылган интернет тавыш бирү дә җиңүчене сайлаганда мөһим роль уйнаган. Интернет челтәре аша номинантларга 30 меңнән артык тавыш бирелгән.

“Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә җиңүче исемен Мамадыш Үзәк район хастаханәсенең ярдәмчел дәвалау бүлегенең физиотерапевтик кабинеты шәфкать туташы Любовь Мазилова яулады. Ул коллективында абруй казанган белгеч кенә түгел, ә 9 бала анасы да. Аларның дүртесе – тәрбиягә алынган балалар. Киләчәктә бу гаиләнең тәрбиягә тагын балалар алу нияте бар. Олы йөрәкле бу хатын-кызга диплом, стауэтка, планшет компьютер, чит илдә стажировка узуга грант, һәм, ТР Президенты иницитивасы буенча, зур гаиләгә 7 урынлы “Лада Ларгус” автомобиле тапшырылды. Бу җиңүче өчен чын мәгънәсендә зур сюрприз иде.

“Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә җиңү Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең Яңа Салман табиб амбулаториясенең гомуми практика табибы Әнвәр Катеевка тәтеде. Аның эшчәнлек тарихындагы игътибарга лаек күренешләрнең берсе – соңгы 8 ел эчендә яңа туган нарасыйлар һәм балалар үлеме теркәлмәгән, ә бала тапкан аналар үлеме очраклары, үзе эшләгән чорда бөтенләй булмаган.

“Уникаль очрак” номинациясендә җиңүгә дәгъва кылган һәр өч номинант башкарган катлаулы операцияләр турында сөйләгәндә, тамагына төер тыгылмаган тамашачы калмагандыр, мөгаен. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары коллективы, 3 кг булып туган, әмма авырлыгының яртысын яман шеш тәшкил иткән нарасыйның гомерен саклап калу буенча уникаль операция үткәргән. Республика клиник хастаханәсе табиблары төркеме – тәүге мәртәбә бавыр күчереп утырту, Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиблары коллективы беренче тапкыр йөрәкне күчереп утырту буенча катлаулы операцияләр ясауга ирешә. Операцияләрнең нечкәлекләре турында ишетеп, бу очракларның кайсысындыр башкаларыннан өстен чыгару мөмкин түгелдер, дигән фикер рас килде. Жюри әгъзалары да шул карарга килеп, һәр өчесен дә җиңүче итеп билгеләгән. Бүген, гомерләрен коткарган табибларына рәхмәт сүзләре әйтергә пациентлар сәхнәгә үзләре дә менгән иде. 1,5 кг авырлыктагы шештән арынган Ангелинага бүген инде 4 яшь. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сүз Елена Малышевага һәм “Голос” проектында җиңүче Динә Гариповага бирелде. Динә җиңүчеләргә һәм залдагыларга үзенең җырын бүләк итте.

“Сәламәтлек саклау тармагы легендасы” номинациясендә җиңүче итеп, чыгышы белән Саба районы Кече Шыңар авылыннан булган профессор, балалар хирургы һәм урологы Алмаз Ахунҗанов танылды. Ул Казанда балалар уронефрология хезмәтенә нигез салучыларның берсе санала.

“Ел табибы” номинациясендә җиңү һәм ТР Президентыннан махсус бүләк – автомобиль хуҗасы булу бәхете Республика клиник онкологик диспансер табиб-онкологы Рәфкать Таҗиевка елмайды. Ул сәламәтлек саклау системасына 45 ел гомерен багышлаган шәхес. Аның турыдан-туры катнашында күкрәк һәм корсак өлкәләрендә шешләргә операция ясау ысуллары эшләнгән. Рәфкать әфәнде, 250 дән артык операция үткәреп, республикада үңәч рагы хиругиясенә зур саллы өлешен керткән. Мондый операцияләрне практикага кертеп җибәрү, элек операция ясау мөмкин булмаган авыруларга шифа өрергә мөмкинлек биргән. Атказанган табиб, профессор, абруйлы хирургның даны республикада гына таралып калмаган, аның исеме Татарстан чикләреннән тыш та таныш. Рәфкать Таҗиевны Ольга Голодец һәм Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

РФ вице-премьеры чыгышында ассызыклап үткәнчә, бүген безгә Россия медицинасының элеккеге данын кире кайтарырга кирәк. “Бүген без шундый зур адымнар ясый алабыз ки, үзебезне дөньякүләм стандартларга тәңгәлләштереп карап түгел, ә үзебез үк шул стандартларны гамәлгә кертү буенча үрнәк була алабыз. Моның өчен күп укырга, тырышырга һәм үзебезгә карата таләпчән булырга кирәк. Без моны булдыруга сәләтле”, - дип белдерде ул һәм табибларга һәм аларнның пациентларына сәламәтлек теләде.
Барлык җиңүчеләргә һәм номинантларга статуэтка, диплом, планшет компьютерлар, республика Хөкүмәтеннән чит илдә стажировкага грантлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International