Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш визиты белән килде

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Санкт-Петербургка килде. Визитның төп максаты – Петербург халыкара икътисадый форумы (2013 елның 20-21 июне) эшендә катнашу.

Исегезгә төшерәбез, Петербург халыкара икътисадый форумы быел в этом году пройдет под “Глобаль икътисад перспективалары: катгый гамәлләр кылу вакыты” девизы астында узачак. Форумның программасы өч төп тема тирәсенә корылган һәм төрле форматтагы сессияләр кысаларында дискуссияләр, эшлекле иртәнге ашлар, “түгәрәк өстәлләр” уздыруны күз алдында тота. Төп темалары: “Тотрыклы икътисадый үсешнең глобаль көн тәртибе”, “Россия глобаль көн тәртибендә” (Россия икътисадының үсеш юнәлешләре һәм Россиянең дөньядагы роле), “Үзгәрешләрнең яңа катализаторлары” (икътисадта яңа технологияләрне һәм инновацион алымнарны куллану). Форум чаралары өчен мәйданчык итеп традицион рәвештә “Ленэкспо” комплексы сайлап алынган.

Форумның төп чаралары кысаларында Рөстәм Миңнехановның берничә халыкара һәм Россия компанияләре вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр планлаштырылган, шул исәптән «ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖ, «Мастер Кард», «Томсон Рейтерс» һәм башкалар белән.

Иртәгә, 21 июнь көнне, Рөстәм Миңнеханов "Кешеләр капиталына инвестицияләр" эшлекле иртәнге ашта катнашачак, аны Россия Сбербанкы белән Бөтендөнья икътисад форумы бергәләп оештыралар, Россия инновацион регионнар ассоцияциясе Советы җыелышында катнашачак һ.б. Моннан тыш, иртәгә көннең икенче яртысында Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышы булачак, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясый.

Рөстәм Миңнехановны Санкт-Петербургка эш визитындаТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы итәкчесе Ленар Якупов, "Ак Барс" холдин компаниясенең генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар озата баралар.

Петербург халыкара икътисадый форумы турында тулырак мәгълүмат - www.forumspb.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International