2022 елның I кварталында Татарстанда салым җыемнары, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан — 317 млрд.сумга кадәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Киңәшмә 2022 года елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2022 елда Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Чара барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, 317 млрд. сумның 225,7 млрд. сумы – федераль бюджетка, 91,1 млрд. сумы – Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына кергән. Файдалы казылмалар чыгаруга салым иң зур өлеш керткән – 196,7 млрд. сум, бу 2021 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 1,9 тапкырга күбрәк.
«Узган елда компанияләрнең югары финанс күрсәткечләре, керем үсеше, нефтькә уңай бәяләр һәм хезмәт хакын арттыру төп үсеш факторлары булган. Сыйфатлы салым белән идарә итү тагын бер мөһим фактор, бу Россия Федераль салым хезмәте арасында югары рейтинг белән раслана», – дип белдерде Марат Сафиуллин.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, 2022 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан салым түләүчеләренең бурычлары 2021 елның беренче ае белән чагыштырганда 1,4 млрд. сумга арткан.
«Санкция басымы фонында кайбер ушлы салым түләүчеләр салым түләүдән баш тарта башлаган. Безнең аналитик инструментлар аларны ачыкларга һәм хокукка каршы гамәлләр өчен җәзаның котылгысыз булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - диде ул.
Марат Сафиуллин физик затлар арасында бурычлылар саны 200 мең кешегә кимегән, дип өстәде.
2022 елның беренче кварталында Татарстан салым түләүчеләреннән килгән шикаятьләр саны 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7%ка кимегән, дип хәбәр итте Марат Сафиуллин. «Бу эштә төп өстенлек – киләчәктә аларны киметү өчен бәхәсләр килеп чыгу сәбәпләрен төрле яклап анализлау», - дип билгеләп үтте ул.
Марат Сафиуллин салым салу мәсьәләләре буенча бизнес белән суд бәхәсләре саны күрсәтелгән чорда 18%ка кимегән, дип өстәде. Ул ассызыклаганча, салым түләүчеләр белән хезмәттәшлек итүнең заманча шартлары уңайлылыкның югары дәрәҗәсен күрсәтә, шуның аркасында физик затларның шәхси кабинетларына 1,3 миллионнан артык татарстанлы кушылган.