Рөстәм Миңнеханов халыкара ИТ-компанияләр җитәкчеләре белән очрашты

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов федераль дәрәҗәдәге масштаблы проект турында сөйләде - «Иннополис» юлдаш шәһәр төзелү турында. «Иннополис»та 155 мең кеше яши, укый һәм эшлиячәк дип көтелә, шулардан 60 меңе - мәгълүмат технологияләре буенча белгечләр, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, безгә ИТ-өлкәнең киләчәк үсеше, үз программа продуктларын булдыру бик тә кызыклы.

"Иннополис" территориясендә ИТ-белгечләр әзерләү өчен ИТ-университет ачылачак - Карнеги Меллон Университеты белән берлектә (АКШ). Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый глобаль проектны IBM корпорациясе катнашуыннан башка къз алдына да китереп булмый.

Бруно Ди Лео IBM корпорациясенеж глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты сүзләренчә, үсеп баручы икътисадлы илләрдә корпорациягә үсеш кызыклы.  Ул "Иннополис" кебек проекта катнашу аның корпорациясе өчен перспектив дип ассызыклады. 

Киләсе очрашу үсеп баручы базарлар буенча «Гугл» (Google) вице-президенты  Мөхәммәд Гавдат белән үтте. Google вәкиле бүгенге көндә Татарстан территориясендә компания берничә проектны гамәлгә ашыра. Әйтик, Казан Google үзенең региональ программасын эшләтеп җибәрәчәк беренче шәһәр була.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Google компаниясенә  бергәләп мәгариф, яшьүсмерләргә интернет-иминлек өлкәсендә, олы яшьтәгеләр арасында интернет-грамоталыкны үстерү өлкәсендә һ.б. проектларны гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Шунна Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Cisco компаниясе җитәкчелеге белән очрашу булды, аның барышында киләчәк үзара уңышлы хезмәттәшлек турында сүз барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International