Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән АКШ арасында сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булырга мөмкин. Бу хакта бүген АКШ сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән узган очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (комплекс “Ленэкспо”, Санкт-Петербург) кысаларында узды.
Франциско Санчес Татарстан Республикасы белән эш юнәлешләренә ышаныч белдерде. Без хезмәттәшлеккә әзер, диде ул, мин чит ил инвесторларыннан Татарстан Республикасы Россиянең бизнес алып барырлык регионы дигәнне берничә мәртәбә ишеткәнем бар иде. Аның сүзләренчә, күп кенә инвесторлар өчен Татарстан бизнес урнаштыру, инвестицияләр җәлеп итү мисалы була ала.
Франциско Санчес шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә бизнес алып барырга әзер торган Америка компанияләре өчен Татарстан Республикасына бизнес-миссия кертү мөмкинлеге карала.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов республикага күрсәтелгән кызыксынулары өчен Америка вәкилләренә өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, потенциаль инвесторларның кызыксынуы һәрвакыт илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлгән һәм бүген Россия-Америка мөнәсәбәтләре уңай юнәлештә үсә.
Татарстан чит илләр партнерлары белән эшләүгә зур игътибар бирә, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, 2012 елда Татарстан Республикасы белән АКШ арасында товар әйләнеше 20%ка артты, 2013 елның I кварталы йомгаклары буенча ул 25% тәшкил итте (2012 елның шул ук чоры белән чагыштырганда).
Тулаем алганда, бүген Татарстан территориясендә АКШның “Форд”, “Камминз”, “Федерал Могул”, IBM, Microsoft, “Хьюлет-Пакард”, “Dow Chemical” компанияләре һәм башкалар эшләп килә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аерым алганда, “Макдоналдс” һәм “Кока-Кола” компанияләре Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы партнерлары булачаклар.
Татарстан территориясендә урнашкан инновацион мәйданчыклар Америка компанияләре өчен бертөрле җәлеп итүче магнит ролен үтәргә мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул “Иннополис” инновацион юлдаш шәһәре, “Смарт Сити Казан”, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы, шулай ук төрле юнәлештәге башка заманча сәнәгать мәйданчыклары турында сөйләде.
Безгә үз проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен ышанычлы партнерлар кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул шулай ук киләчәктә дә Татарстанда чит илләр инвестицияләре өчен иң уңай шартлар тудырылачагын ассызыклады.