Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумның пленар утырышында катнашты

2013 елның 21 июне, җомга

Петербург халыкара икътисадый форумның чараларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Искә төшерик, форум 20 июньнән 22 июньгә хәтле төньяк башкалада "Ленэкспо" комплексы территориясендә уза, аңарда бөтен дөньядан 5000гә якын кунак катнаша, 70тән артык ил тәкъдир ителә.

Төп темалар: "Тотрыклы икътисадый үсешнең глобаль повесткасы", "Глобаль повесткада Россия", "Үзгәрешләрнең яңа катализаторлары" - сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, чиновниклар әлеге мәсьәләләр турында дискуссия, "түгәрәк өстәлләр", панель сессияләр, эшлекле иртәнге ашлар форматында сөйләшүләр алып баралар.

Көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары "Россия регионнарының яңа икътисадын формалаштыруга яңача караш" панель сессиясендә катнаштылар.

Шуннан "Ленэкспо" комплексының конгресслар залында "Тотрыклы икътисадый үсешнең глобаль повесткасы" пленар утырышы булды. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры  Мидхәт Шаһиәхмәтов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хайруллин, ТР Президентының тышкы икътисадый эшләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директор Иван Егоров катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International