Сингапур Премьер-министры урынбасары, Сингапур финанслар министрыТарман Шанмугаратнам белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган чарада шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар.
Сингапур делегациясе әгъзаларын сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур һәм ТРны дәвамлы үзара мөнәсәбәтләр тарихы бәйли, берничә бергә башкарыла торган проект бар, дип ассызыклады. Республика вәкилләре Тарман Шанмугаратнам һәм Игорь Шувалов җитәкли торган Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссия эшендә катнашалар, Татарстан делегациясе гадәттәгечә Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Сингапур белән мөнәсәбәтләр республика "Электрон Хөкүмәт" системасы һәм гомумән IT-өлкә үсешенә көчле этәргеч булдылар. "Бүген бездә "Иннополис" проекты бар, аны гамәлгә ашырганда да, без партнерларыбызга мөрәҗәгать иттек, - дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов. - Сингапур компаниясе мастер-план әзерләде, эчке тутырылышын да Сингапур хезмәттәшләребез белән берлектә башкарырбыз, дип уйлыйм".
Шулай ук Сингапур компанияләре "Смарт Сити Казан" проекты да аларга кызыклы икәнен белдерделәр.
Аерым Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсендәге хезмәтитәшлек мәсьәләләрендә тукталды. Аның сүзләренчә, Educare Сингапур компаниясе белнә берлектә ашырыла торган укытучыларның квалификациясен күтәрү программасы үзен бик тә эффектив итеп күрсәтте, һәм республика җитәкчелеге бу эш дәвам итер дип өметләнә.
ТР Президенты Сингапур компанияләрен Татарстанда бердәм предприятиеләр оештырырга чакырды. "Ышанам ки, "Алабуга" МИЗ, Иннополис, "Смарт Сити Казан" Россиядә Сингапур бизнесының полигоны була алалар һәм булырга тиеш", - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Сингапур Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам үз чиратында Казаннан беренче тәэсирләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы - эшләү һәм яшәү өчен бик матур шәһәр. "Мин сездә бик күп әйберләрдә бөтен дөньяда һәм бездә Сингарпурда да кулланыла торган алымнарга игътибар иттем, - дип әйтте Тарман Шанмугаратнам, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. - Әйтик, сез мәгарифкә бик тә заманча карыйсыз, инновацияләр белән бәйле белем бирергә тырышасыз".
Очрашу барышында Татарстан Президенты һәм Сингапур Премьер-министры барында ике документ имзаланды - ТР Мәгариф министрлыгы һәм Educare компаниясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум һәм ТР мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы белән Сингапур Халыкара сәүдә үсеше буенча комитет арасында үзара аңлашу турында меморандум.
Очрашу ахырындагы интервьюда Тарман Шанмугаратнам Татарстанда, аның фикеренчә, җитәкчелек өйрәнергә әзер, дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен кабул итәргә әзер икәненә игътибар итте.
Шулай ук Татарстанда, Тарман Шанмугаратнам фикеренчә, милләтара һәм динара тотрыклылык өлкәсендә бик зур тәҗрибә тупланган, һәм бу белем Сингапур өчен генә түгел, ә башка илләргә дә кызыклы.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Сингапурны республика җитәкчелеге яңа идеяләр һәм алымнар эзли торган урын. "Һәм бүген имзаланган документлар безнең хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен дәвам итә", - дип хәбәр итте Р.Миңнеханов.
"ITны дәүләт белән идарә итүдә, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда куллану - хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырырга мөмкинлек ул, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Без шул юнәлештә эшлибез, үзебездә эре проект "Иннополис" булдырабыз, һәм Сингапурда стратегик партнерлар табырбыз дип ышанам".