Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Сингапур Премьер-министры урынбасары: “Татарстан Россия төбәкләре арасында бик аерылып тора”
2013 елның 22 июне, шимбә
Бүген Сингапур Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам җитәкчелегендәге рәсми делегация ТР га визиты кысаларында Казан IT-паркында булды.Анда Татарстан-Сингапур эшлекле форумы узды. Форумда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Сингапурның рәсми делегациясендә хөкүмәт җитәкчеләреннән тыш эшлекле даирә, икътисад һәм сәнәгать өлкәләре, Сингапурның һәм халыкара зур компанияләр вәкилләре бар иде.
Илдар Халиков форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Сингапур ТР өчен үрнәк булып тора, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан барлык урта һәм югары звено дәүләт хезмәткәрләре Сингапурда стажировка узган Россиянең бердәнбер төбәге.
“11 уку курслары узды, аларда ТР хакимият органнарының 203 вәкиле катнашты. Татарстан Президенты ел саен Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша”, - дип билгеләп үтте И.Халиков һәм Татарстан вәкилләре Сингапур тәҗрибәсен өйрәнүен, бүгенге көндә күп кенә проектларның республикада гамәлгә кертелгәнен ассызыклады. Аерым алганда ул, Татарстанда иң зур проектларның берсе -“Иннополис”ның мастер-планы Сингапур компаниясе тарафыннан эшләнгәнен искә алды. Аннары Илдар Халиков кунакларны ТР ның икътисади потенциалы һәм аның үсеш перспективалары белән таныштырды.
Сингапур Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам үз чиратында, Сингапур Россиянең икътисади үсеш алган төбәге Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә зур кызыксыну белдерә, диде.
“ Мин Татарстанның Россия төбәкләре арасында аерылып торуын аңладым. Татарстан өстенлекләренең берсе-көчле җитәкчелек, шулай ук белем дәрәҗәсе югары булу. Биредә IТ өлкәсе инициативаларына юнәлдерелгән транспорт инфраструктурасы һәм сәнәгать үсеш алган. Казан эшмәкәрлек алып бару өчен Россиянең иң яхшы шәһәрләре исәбенә керә”, - дип билгеләп үтте Тарман Шанмугаратнам.
Сингапур делегациясе башлыгы, 2009 елда Татарстан белән Сингапур арасында берничә меморандум имзалануын искә төшерде. Алар мәгариф, “Электрон хөкүмәт”, махсус икътисадый зона һәм дәүләт идарәсе үсеше өлкәсендәге хезмәттәшлеккә карый, тагын ике меморандум имза куюга әзер.
Эшлекле форум кысаларында Сингапур делегациясе әгзалары өчен ТР ның иң зур “Иннополис” һәм “Смарт Сити Казань” инфраструктура проектларын тәкъдир итү оештырылды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз