Рөстәм Миңнеханов Универсиада объектларын йөреп чыкты

2013 елның 23 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы спорт һәм транспорт инфраструктуасы объектлары буйлап йөреп чыкты. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Объектлар буйлап йөрер алдыннан анда катнашучыларның барысын да Волейбол үзәгенең иминлек пунктында карап-тикшереп керттеләр - Студентлар уеннарының барлык спорт объектларныда да мондый пунктлар бар. Рөстәм Миңнеханов иминлек пунктындагы техник чаораларны карап чыкты, полиция хезмәткәрләре белән сөйләшеп торды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Волейбол үзәген карап чыкты, аның Универсиадага әзерлеген бәяләде.

Студентлар уеннары барышында регби буенча ярышлар узарга тиешле "Тулпар" спорткомплексында Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Россия җыелма командасы өчен истәлеккә дип волейбол тубына имза салдылар.

Татарстан Президенты Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә булды, шулай ук объектларның Уеннарга әзерлеген тикшерде. Монда ул Азинода яшәүчеләр төнлә дә спорт белән шөшыльләнә алсын өчен янәшәдә урнашкан футбол-җиңел атлетика стадионын яктырту мәсьәләсен хәл итүне йөкләде.

Гимнастика сараенда Рөстәм Миңнеханов нәфис гимнастика залындагы тавыш таралу сыйфатын бәяләде. Элек монда кайтаваз бик көчле булган, әмма беркадәр төзәтүләрдән соң бу кимчелек бетерелгән. Татарстан Президенты шулай ук Универсиададан соң да бу сарайны актив кулланырга киңәш итте.

Рөстәм Миңнеханов Теннис академиясенең күнегүләр һәм ярышлар кортларын карап чыкты , Ишү спорт төрләре үзәгендә булды. Ул монда Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леоновка шушы көннәрдә күптән түгел төзелгән отельне максималь рәвештә нәтиҗәле файдаланырга кушты.

Алар аннары Танк боҗрасыннан алып Пушкин урамына кадәр сузылган магистральне ачу тантанасында катнаштылар. Татарстан Президенты һәм казан мэры "кирпеч" тамгасын әйләндереп куйдылар, бу төзелеш тәмамланганны белдерә иде.

"Баскет-холл"да булганда Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе, УНИКС баскетбол клубы президенты Евгений Богачев Рөстәм Миңнехановка бу спорт объектының Универсиада көннәрендә еш кулланылуы турында әйтте – көн саен "Баскет-холл"ның ике аренасында 8әр матч узачак.

Татарстан Республикасы Президенты һәм аның белән йөрүчеләр Иске Татар бистәсен торгызу, Меңьеллык мәйданын төзекләндерү эшләре белән таныштылар, Үзәк стадионда, "Рубин" стадионында һәм "КАИ-Олимп" спорткомплекс ында булдылар. Рөстәм Миңнеханов студентлар спорткомплексының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. "Күп кенә чит илләр югары уку йортлары КАИ спорт комплексына көнләшеп карарга мөмкин", - дип белдерде ул.

Бүгенге сәяхәт Су спорт төрләре сарае белән янәшәдәге мәйданчыкта тәмамланды, анда пляж волейболы буенча ярышлар узачак. Монда төзүчеләр трибуналарны корып бетереп киләләр, полицейскийлар карап-тикшереп кертү пунктларын җәелдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International