Татарстан Республикасының азык-төлек базарындагы хәл тотрыклы

2022 елның 7 мае, шимбә

Татарстан Республикасында азык-төлек базарында тотрыклы хәл күзәтелә. Дача сезоны башлануга бәйле рәвештә кайбер продуктларны ваклап сатуның бераз артуы теркәлә. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү Оператив штабның эш төркеме даими контролендә тора.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне ассызыклады: товар базарларының алга таба тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм муниципалитетлар белән берлектә, социаль әһәмиятле товарларны үз вакытында китерү мөмкинлеген оператив рәвештә тикшерергә кирәк.

Хезмәт базарына килгәндә исә, республика буенча бер атна эчендә күрсәткечләр динамикасы түбәндәгечә. 6 нчы майга теркәлгән эшсезләр саны 10948 кеше тәшкил итә.

12 муниципаль берәмлектә атна эчендә эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Эшсезлек үсешен булдырмау буенча чаралар күрергә, моның өчен булган вакансияләрне кулланырга кирәк, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул билгеләп үткәнчә, бер атна эчендә тулы булмаган эш көне белән эшләүчеләр саны арту күзәтелә.

Кайбер предприятиеләр мәшгульлек буенча өстәмә чараларны тормышка ашыруда катнаша инде: бу вакытлыча эшкә урнашуны оештырганда хезмәт хакын өлешчә компенсацияләүгә субсидияләр алу; эштән азат ителү куркынычы янаган очракларда вакытлыча эшләрне оештырганда өлешчә хезмәт өчен түләүгә субсидияләр алу.

Республикада шулай ук система барлыкка китерүче оешмалар мониторингы дәвам итә. Куәтләрне тәэмин итү һәм яңа кооперация чылбырларын урнаштыру буенча чаралар үткәрелә.

Министр билгеләп үткәнчә, йөкләрне өзлексез илтеп җиткерүне тәэмин итү предприятие һәм оешмаларның өзлексез эшен тәэмин итүнең мөһим элементларыннан берсе булып тора. Республикада еллык йөк ташу күләме 120 млн. тонна чамасы тәшкил итә. Иң күп ташулар автомобиль транспортына туры килә – 59%, тимер юл транспортына – 12,2%, су транспортына – 23,6%, авиа транспортка – 4,9%.

Хәзерге вакытта илдә логистик чылбырларны үзгәртеп кору бара – Мәскәү төененнән һәм Төньяк-көнбатыш федераль округтан йөк ташу уртача 15%ка кимегән һәм бу башка регионнарга бүленә, бу исә йөк ташу чакрымын шактый арттыра.

Бу эшкә республиканың 36 эре йөк ташучы җәлеп ителгән, аларда 15 меңнән артык кеше эшли. Предприятие һәм оешмалар өчен, булган автопаркны исәпкә алып, йөк ташуның ритмын тәэмин итү максатыннан, республикада йөк ташучылар өчен дус булмаган булган илләрдән элек сатып алынган техниканы һәм запас частьләрне яңарту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дип искәртте министр.

Сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләренә бер атна эчендә ташламалы кредитларга килгәндә, 10,5 млрд. сум хупланган. Бер атна эчендә 7,9 млрд. сум бирелгән.

Кече һәм урта эшкуарлыкка карамган оешмалар өчен, шулай ук механизмы бар процент ставкалары сыгылмалы ставка буенча кредитлар белән адаптацияләнә. Әлеге ярдәм чарасыннан 27 компания файдаланган, алар 10 млрд. сумлык кредитларын яңадан рәсмиләштергәннәр, шул исәптән бер атна эчендә 10 оешма – 4,4 млрд. сумлык.

Импортны алыштыру мәсьәләсе дә актуаль булып кала (чит ил чималы, материаллар һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итү ягынннан). Бүгенге көндә республиканың эре предприятиеләре тарафыннан импортны алыштыру буенча эш оештырылган.

Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес, шулай ук бюджет өлкәсе оешмалары өчен, дус булмаган илләрдән чит ил товарларын алыштыру өчен, РМҮ ресурсларыннан максималь рәвештә файдаланырга кирәк.

2022 елның мартыннан бюджет өлкәсе оешмалары 3,4 млрд. сумлык сатып алулар башкарган, аларның 2,4 млрд. сумы дустанә илләргә туры килә, ягъни 70%тан артыгы, дус булмаган илләргә - 1 млрд сум, ягъни 29,4%ы туры килә.

Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29 апрельдәге № 776 карары белән иминият взносларын түләү буенча 12 айга кичектерелгән икътисадый эшчәнлек төрләре исемлеге расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International