Журналистларга Татарстан делегациясенең Петербург халыкара икътисадый форумындагы эш йомгаклары турында сөйләделәр

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген журналистларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Петербург халыкара икътисадый форумындагы (2013 елның 20-21 июне) эш йомгаклары турында сөйләделәр.

Брифингта Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнашты.

Брифинг гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимеында республиканың барлык муниципаль районнарын җәлеп итеп узды, моннан тыш, брифинг on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде.

Айрат Хәйруллин искә төшергәнчә, форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кайбер чит ил компанияләренең җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар уздырды, шул исәптән Google, IBM, MasterCard, SAP, «Томсон Рейтерс», ABB, ОАО «ИНТЕР РАО ЕЭС», Runa Capital. Ул шулай ук АКШ Сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес, Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире Икътисад министрының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетки, Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы (АИРР) рәисе сыйфатында АИРРның гомуми җыелышын уздырды, анда шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин, «Роснано» ДК идарәсе рәисе Анатолий Чубайс һәм башкалар да катнашты. Җыелыш барышында АИРР, Татарстан Республикасы һәм «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» ДК арасында килешү төзелде. Килешү инжиниринг үзәкләрен төзүгә бәйле инвестицион проектларны һәм башка проектларны, инновацияләр һәм югары технологияләр өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру буенча стратегик партнерлык урнаштыруга һәм озак сроклы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелә.

Моннан тыш, губернаторлар – АИРР әгъзалары тәкъдиме буенча Рөстәм Миңнеханов АИРР Советы рәисе итеп сайланды.

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү буенча «Газпром» ААҖ идарәсн рәисе Алексей Миллер, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов арасында өчьяклы килешүгә имза салынды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, очрашулар барышында хезмәттәшлек урнаштыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды, шул исәптән Татарстан Республикасын инновацион үстерү һәм цифрлаштыру буенча. Cisco компаниясе белән Cisco тарафыннан белгечләрне сертификатлаштыру үзәген ачу мәсьәләсе каралда. SAP компаниясе белән компетенция сервис үзәге турында сөйләшенде.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов “Томсон Рейтерс” (Thomson Reuters) компаниясе – халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүче - Татарстан Республикасы чимал һәм энергетика компанияләре өчен үз мөмкинлекләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдир итүе турында әйтте. Ел азагына кадәр «Томсон Рейтерс» Казанда офис ачачак. Моннан тыш, ислам финанслары буенча «Томсон Рейтерс» шулай ук компетенция сервис үзәге булдырачак.

Чит илләр инвесторлары белән хезмәттәшлеккә килгәндә исә, брифингта катнашучылар, аерым алганда, Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр. 2013 елның июле азагында Татарстан делегациясенең отправится с деловым визитом в этот ФРГның әлеге регионына эш визиты көтелә. Сентябрьдә Германия бизнесы вәкилләренең Татарстан Республикасына эш визиты планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International