Рөстәм Миңнеханов: Сәүдә-сәнәгать палаталары – бизнесны берләштерүче һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы мөһим структуралар

2022 елның 20 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ESG-көн тәртибенә сәүдә һәм сәнәгать палаталарының йогынтысы» сессиясендә чыгыш ясады.

Чара Халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумы һәм «Россия – ислам дөньясы: Kazansummit 2022» икътисадый саммиты кысаларында узды.

Форум спикерлары: РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катырин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агиев һәм башкалар.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «KazanSummit» кысаларында Халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумын уздыру күркәм традициягә әверелә. Быел әлеге чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының 30 еллыгына багышланган.

«Сәүдә-сәнәгать палаталары – бизнесны берләштерүче һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы мөһим структуралар. Хәтта пандемиянең катлаулы чорында да алар үзләренең ихтыяҗларын һәм предприятиеләр арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне төзи белүләрен күрсәттеләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген яңа бурычлар тора. Россиягә карата кертелгән чикләүләр шартларында актуаль мәсьәләләрне хәл итүнең яңа юлларын эзләүгә ихтыяҗ туа. Сәүдә-сәнәгать палаталары монда мөһим роль уйный, диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәүдә-сәнәгать палаталарының мөһимлеге турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сәүдә-сәнәгать палатасына дәүләт вәкаләтләре бирелергә тиеш, мондый тәҗрибә дөньяда бар.

Эшкуар үзенең гозерен ишеткән урынга мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, диде ул.

Сессия барышында сорауларга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов иң мөһим юнәлешләр арасында хәләл продукция җитештерүне үстерүне атады. Бу  – азык-төлек продуктлары гына түгел, хәләл хезмәт күрсәтү индустриясе дә, хәләл яшәү рәвеше дә, башка өлкәләр дә. Бу юнәлеш бүген бик кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен:

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы – эре һәм абруйлы берләшмә, ул Идел буе һәм илнең бизнес-берләшмәләре арасында лидер санала. Бүген анда якынча 2,5 мең әгъза тора (2021 елда 100 компания кергән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International