Татарстанда 1 млн. 494 мең кв. м торак тапшырылган, бу еллык планның 54%ын тәшкил итә

2022 елның 22 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн. 494 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 54%ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча план 66%ка үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча (ИЖС) план үтәлеше 56% тәшкил итә: 6 мең 930 йорт файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42,5%ка бәяләнә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республикада, план нигезендә, төзелеш, торак белән тәэмин итү, дәүләт программаларын һәм илкүләм  проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Шулай итеп, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын үтәү кысаларында 680 гаилә кергән 4 программа гамәлгә ашырылачак.

600 ятим баланы наем шартнамәләре буенча торак урыны белән тәэмин итү кысаларында бүгенгә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды арасында 179 торак урыны алуга 2 дәүләт контракты төзелгән. Моннан тыш, 131 фатирга дәүләт контракты - республика бюджеты акчалары хисабына Лаеш, Нурлат, Саба, Чистай районнарында һәм Чаллыда.

5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча гомуми мәйданы 2 мең 384 кв. м булган 25 сертификат рәсмиләштерелгән.

50 яшь гаилә торак белән тәэмин итү буенча муниципалитетларга программаны финанслауның гомуми күләменең 93%ы җиткерелгән.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә бүгенге көндә 5 сертификаттан 4 сертификат рәсмиләштерелгән.

Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Спорт объектларын төзү программасы кысаларында 6 ябык футбол манежы, 1 блок-модульле чаңгы базасы буенча эшләр алып барыла. 3 универсаль спорт мәйданчыгы буенча эшләр старт алган.

Республикада шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше бара (үтәлеш 20% тәшкил итә), балаларны савыктыру лагерьлары төзелеше объектларында эшләрнең үтәлеше 22%ка бәяләнә.

«Югары Ослан» эчке эшләр министрлыгының административ бинасы төзелешендә гомуми эш күләменең 22%ы ябылган.

Башкарма комитет биналары төзелеше күләме 33%ка үтәлгән.

Чистай үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең әзерлеге 42% тәшкил итә.

Министр шулай ук 6 илкүләм  проектка кертелгән 105 объект буенча эшләрнең барышы турында да сөйләде. Объектлар саны буенча иң зур блокка «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты - «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектының 27 объекты керә. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре планның 12%ы күләмендә башкарылган. Эшләр 20 объектта бара.

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңгән 6 объектның 4сендә - Әгерҗе, Баулы, Арча һәм Чистай шәһәрләрендә эш башланган.

Республикада «Торак» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган 3 объектның әзерлеге 11% тәшкил итә.

«Чиста су» федераль проекты кысаларында Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасын төзү эшләре бара (күләме 15%ка үтәлгән).

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча эш алып барыла - проект кысаларында бүгенге көнгә 5 мең 213 кв. метр мәйданлы 192 фатирга кешеләр күчерелгән, аларда 444 кеше яши.

«Экология» илкүләм  проекты Казанның коммуналь хуҗалыгы өчен 2 стратегик объект төзүне күздә тота («Иделне савыктыру» федераль проектына керә). Бу шул исәптән биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, анда төзү-монтаж эшләре 31%ка башкарылган, шулай ук ләм кырларын рекультивацияләү - биредә эшләр 9%ка үтәлгән.

Моннан тыш, «Чиста ил» федераль проекты кысаларында Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре бара. Төзү-монтаж эшләрен башкару 36% тәшкил итә.

«Мәгариф» илкүләм  проекты буенча Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда балалар бакчасы төзелә.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм  проекты белән республикада 34 объект төзү каралган (эшләр башкару 14% тәшкил итә).

«Мәдәният» илкүләм  проектына 5 төзелеш объекты керә, анда эшләр 11% башкарылган. Аерым алганда, 2 объект - Буада мәдәният йорты һәм Түбән Кама Яшь тамашачы театры реконструкцияләнә.

Марат Айзатуллин 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. «Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасы объектында эшләр 68%ка башкарылган (Чаллы «Мастеровые»драма театрын төзү).

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча күрсәткечләр түбәндәгечә: 3 мәгариф объекты төзелеше һәм авыл мәдәният йортын ремонтлау буенча төзү-монтаж эшләре 37%ка ябылган; 5 инженерлык челтәрен модернизацияләү буенча эшләр 33%ка үтәлгән.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өлешендә гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча төзү-монтаж эшләре 9%ка ябылган. 14 объектның 7сендә подрядчылар эшли.

«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында 66 гомуми белем бирү учреждениесен капиталь ремонтларга кирәк булачак.

«1 апрельдә башланган традицион республика санитар-эпидемиологик ике айлык ахырына якынлаша, - диде Марат Айзатуллин. - Аның аерылгысыз өлеше булып төзелеш тармагында катнашучыларның экологик законнарны үтәвен тикшерү тора. Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе 31 тикшерү үткәрде, 24 закон нормаларын бозу очрагы ачыкланды. 16 юридик һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, 315 мең сумлык штраф салынган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International