Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре 416 ишегалдында алып барыла

2022 елның 22 мае, якшәмбе

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 416 ишегалдында юл эшләре бара. Шул ук вакытта 140 ишегалдында юл эшләре  тәмамланып килә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Венера Камалова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика буенча план эшләрен башкару 17% тәшкил итә.

2022 елда планлаштырылган күләмнәр кысаларында ишегалларын яктырту буенча эшләр алып барыла. 338 ишегалдында тышкы яктырту урнаштырыла. Республика буенча бу төр эшләрне башкару 11% тәшкил итә.

Нотыкчы Казан (23% үтәлеш, 16% үсеш), Чаллы (23% үтәлеш, динамика – 17%), Лениногорск районы (35% үтәлеш, динамика – 5%), шулай ук Мөслим, Балык Бистәсе, Баулы, Зеленодольск, Мамадыш муниципаль районнары кебек муниципалитетларда юл эшләре буенча яхшы динамиканы билгеләде.

Бер атна эчендә үтәлеш проценты һәм республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган районнар арасына 13 муниципаль берәмлек кергән: Чистай, Әлмәт, Зәй, Алабуга, Түбән Кама һәм башкалар.

Моннан тыш, 28 апрельдән төзекләндерү эшләре бара торган ишегалларына җиһазлар урнаштырыла. Шулай итеп, җиһазлар – Казанның 7 ишегалдында, Чаллының – 4 ишегалдында, Лениногорск районында (4 ишегалды), Әлмәт (3), Зеленодольск (2) һәм Мамадыш (2) районнарында урнаштырыла.

Венера Камалова «Безнең ишегалды» программасы буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләр динамикасы турында сөйләде. Шулай итеп, 2022 ел башыннан 3486 мөрәҗәгать кергән. Шул ук вакытта 23 апрельдән 2030 елга кадәрге чорда гына да мөрәҗәгать итү каралган.

Мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, ике муниципаль берәмлек билгеләнгән срокта (1дән 3 көнгә кадәр) – Казан һәм Зеленодольск районы гражданнарның сорауларына җавап бирергә өлгерми.

Шул ук вакытта бүгенге көндә җиде муниципаль район буенча гражданнарның уңай мөнәсәбәтләре югары (80%тан артык) дәрәҗәсен саклап кала – бу Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнары, шулай ук Чаллы шәһәре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International