ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: Икътисадның тотрыклылыгын арттыру республика тулаем төбәк продуктының яртысын формалаштыручы система барлыкка китерүче предприятиеләргә таянырга тиеш

2022 елның 28 мае, шимбә

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар турында бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, федераль Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында ярдәм итү буенча 7 федераль чаралар пакеты кабул ителгән.

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан шулай ук республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планы гамәлгә ашырыла.

2022 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 106,5%ка бәяләнә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәгълүматлар яңа кооперация элемтәләрен җайга салу, логистик чылбырларны яңадан кору, яңа сату базарларын эзләү, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын куллану буенча предприятиеләр тарафыннан күрелә торган чараларны исәпкә алып билгеләнә.

«Апрельдә без тулаем төбәк продуктының үсеш темпларының акрынаюын күрәбез. Апрель аенда темп узган елның шул ук аена карата 100,2% тәшкил итте, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. - Бу апрель аенда эшкәртү сәнәгате һәм ваклап сату күләме кимүгә бәйле».

Апрель аенда сәнәгать җитештерүенең түбәнәюенә нефть эшкәртү 10%ка кимүенә бәйле, аның чагыштырма зурлыгы сәнәгать структурасында 21,5% тәшкил итә, автотранспорт чараларын җитештерү 27%ка кимегән, сәнәгатьтә аның чагыштырма зурлыгы – 11%ка, резина һәм пластмасса әйберләре җитештерү 12%ка кимегән.

Икътисадның тотрыклылыгын арттыру республиканың тулаем төбәк продуктының яртысын формалаштыручы система барлыкка китерүче предприятиеләргә таянырга тиеш, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Система барлыкка китерүче оешмаларның федераль исемлегенә кертелгән предприятиеләргә ярдәм чаралары күрсәтелә. Хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча бу атнада республиканың тагын бер оешмасы – Казанэкспресс кертелгән. Бүгенге көндә республиканың 60 предприятиесе һәм оешмасы кертелгән.

Татарстан Республикасының ваклап сату сәүдәсе әйләнеше, аның өлеше ТТПда 4,1% тәшкил итә, Агымдагы елның апрель аенда узган ел белән чагыштырганда 10%ка кимегән. Бу, беренче чиратта, чит илдә җитештерелгән азык-төлек булмаган товарлар – автомобильләр, кәрәзле телефоннар һәм көнкүреш техникасы сатуның кимүенә бәйле.

19 апрельдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 90нан артык категориягә кергән параллель импорт товарлары исемлеген раслаган, аңа автомобильләр һәм запас частьләр, кием-салым, аяк киеме, фармацевтика продукциясе, көнкүреш техникасы һәм смартфоннар кергән.

Азык-төлек запаслары буенча вәзгыять тотрыклы, дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республиканың азык-төлек белән тәэмин ителеше Оператив штаб эш төркеменең даими контролендә тора.

Хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы, диде министр.

Ул, уку елы тәмамлану чорын исәпкә алып, хезмәт базарында яшьләргә ярдәм итү мәсьәләсенә аерым тукталды. Федераль дәрәҗәдә 30 яшькә кадәрге яшьләрнең категорияләрен эшкә алу өчен субсидияләү турында карар кабул ителгән.

Субсидия эш бирүчеләргә федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләме, эшкә урнашкан һәр граждан өчен бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият взнослары суммасына 1, 3 һәм 6 ай вакыт узгач бирелә.

233 эш бирүче дәүләт ярдәме программасында катнашу өчен 425 гариза тапшырган инде. Хезмәткәрләрне сайлап алу өчен гаризалар Татарстан Республикасының 34 муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән һәм эшкәртелгән. Шул ук вакытта кайбер районнарда мәгълүмат эше дә начар бара, анда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International