Бүген Казанда реконструкцияләнгән Ленин дамбасы һәм Казан елгасы аша күпер буйлап хәрәкәт ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин хәрәкәтне тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.
Казан елгасы аша күпер өч эстакададан тора, беренчесеннән хәрәкәт узган елның көзендә үк ачылган иде. Бүген автомобильләр икенчесеннән яңасыннан йөри башладылар - Меңьеллык мәйданыннан Ленин дамбасына таба. Ә якындагы арада, Батурин урамын асфальт белән каплаганнан соң кырый эстакада ачылачак.
Бүген шул ук вакытта Меңьеллык мәйданы буйлап та, Ленин дамбасының бөтен киңлеге буйлап та хәрәкәт ачылды. Әлегә хәрәкәт эш режимында ачылган - әле юлга тамга салырга кирәк, киртәлләр урнаштырырга кирәк. Төзүчеләр барлык калган эшне Универсиада башланганчы бетерергә сүз бирделәр. Объект бәясе 3,2 млрд сум булды, әмма бу бәягә соңрак килеп чыккан өстәмә эшләр хакы керми, аерым алганда, Батурин урамында җир асты кичүен төзү.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин символлы билгене әйләндерделәр дә хәрәкәтне ачып җибәрделәр - яңа күпердән машиналар һәм автобуслап йөреп киттеләр.