ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше буенча план 60%ка үтәлгән

2022 елның 4 июне, шимбә

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын, җәмәгать киңлекләрен кору, ташламалы категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм торак төзү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, республикада торак төзелеше яхшы темпта бара. Еллык планның 60%тан артыгы үтәлгән инде. Бу атнада төзүчеләр 1 млн. 663 мең квадрат метрны узып киткәннәр. Аерым алганда, Социаль ипотека программасы кысаларында 100 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу 66% тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше буенча еллык күрсәткечләр 63%ка үтәлгән – 7 мең 797 йорт әзер.

Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 54%ка бәяләнә. 148 күп фатирлы йортның 69ы файдалануга тапшырылган.

600 ятим баланы торак белән тәэмин итү кысаларында бүгенге көндә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында дәүләт контрактлары төзелгән, барысы179 торак урын.

Быел 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашучылар өчен билгеләнгән 25 сертификатның 8е 823 кв. метрлык реализацияләнгән.

50 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча финанслау муниципалитетларга тулысынча җиткерелгән. Яшь гаиләләр әле торак базарында фатирлар сайлый.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча бүгенге көндә биш сертификатның 4се рәсмиләштерелгән.

Быел республикада ике илкүләм проект һәм бер дәүләт программасы кысаларында 5 белем бирү объекты төзелә: Саба, Кукмара һәм Тукай районнарында 3 мәктәп, 240 урынга исәпләнгән катнаш мәктәп һәм Мамадыш шәһәрендә 120 урынлык балалар бакчасы һәм Казан шәһәрендә балалар бакчасы.

Ел нәтиҗәләре буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 объект тапшырылачак. Илкүләм проект белән беррәттән 2 республика программасы тормышка ашырыла.

Беренчел звеноны модернизацияләү буенча эшләр 52 ФАП төзүне күздә тота, алар буенча төзелеш-монтаж эшләре 30% тәшкил итә, шулай ук төрле рәвештәге 7 тармак учреждениесе. Шуларның 5се подрядчылар карамагында. Төзелеш-монтаж эшләре 15%ка башкарылган.

Чистай РҮХнең кабул итү-диагностика бүлеге бинасы «Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзелә. Биредә подрядчылар пландагы эш күләменең 45%ын тәмамлаганнар.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча 7 объектта эшләр 12%ка башкарылган. Чаллыда исә «Мастеровые» драма театры төзелеше – 72%ка.

Шулай ук федераль программалар хисабына экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә 4 эре проект гамәлгә ашырыла. Шуларның иң зурысы – Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Биредә эшләр 32%ка башкарылган. Ләм кырларын рекультивацияләү өчен төзү-монтаж эшләре 9%ка ябылган. Бу ике объект та «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектына керә.

«Чиста ил» федераль проекты буенча Казан шәһәрендәге Самосырово полигоны рекультивацияләнә. Төзү-монтаж эшләрен башкару 36,5%.

«Табигать ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы буенча Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту буенча эшләр башкару планлаштырыла. Объектта эшләр башланган.

Моннан тыш, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компактлы торак төзелеше өчен 7 мәйданчык төзелә.

«Торак» федераль проекты кысаларында 3 объект төзелә, аларның әзерлеге 15% тәшкил итә.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча 470 кеше яңа торакка күчерелгән, алар элегрәк 5 мең 562 кв. м мәйданлы 203 фатир биләгән.

Гадәттәгечә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш күләме каралган. Агымдагы елда федераль һәм республика бюджетларыннан файдаланып, 65 парк һәм сквер төзү планлаштырыла. Шуларның 45енә эшләр 11%ка үтәлгән. Калган 18е буенча әзерлек эшләре бара.

Моннан тыш, республика программалары кысаларында 11 спорт объекты (6 ябык футбол манежы, 4 универсаль спорт мәйданчыгы һәм бер блок-модульле чаңгы базасы), 5 балаларны савыктыру лагере (29% үтәлеш), «Югары Ослан» эчке эшләр министрлыгының административ бинасы, 9 башкарма комитет бинасы (39% әзер) төзелә.

Шулай ук Алексей Фролов хезмәтне саклау һәм җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау буенча чараларның үтәлеше турында сөйләде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башланганнан бирле 580 тикшерү үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 465 мең сумлык 20 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 743 тикшерү үткәргән. Төп инвестицион-төзелеш идарәсе 399 инспекция башкарган.

Төзелеш тармагында республика санитар-экологик икеайлык кысаларында Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе 49 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр буенча 40 беркетмә төзелгән. 18 юридик һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Барыннан да ешрак җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю урыннарын төзекләндерү нормаларына туры килмәү, төзелеш мәйданчыкларыннан чүпне вакытында чыгармау һәм тәгәрмәчләрне юу пунктлары булмау ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International