Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “КАМАЗ”ААҖнең акционерлар җыелышында катнашты

2013 елның 28 июне, җомга
Бүген Яр Чаллыда “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры, “КАМАЗ” ААҖ Директорлар Советы рәисе Сергей Чемезов рәислегендә “КАМАЗ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

“КАМАЗ” кыска вакыт эчендә дөньяның йөк машиналары җитештерүчеләре арасында лаеклы урын яулады, партнер буларак зур немец җитештерүчесе - Daimler компаниясен җәлеп итә алды,-дип белдерде Сергей Чемезов. Соңгы елларда компания производствоны һәм йөк машиналарын яңартуга акчалар тотты, предприятиеләрдә чыгымнарны киметү буенча программа кертте. Акционерлар “КАМАЗ”ның тотрыклы финанс хәлен бәяләделәр, һәм 20 ел эчендә беренче тапкыр дивидендлар түләү турында карар кабул ителде. “КАМАЗ” ААҖ нең 2020 нче елга кадәр язылган планнары аңа Россиядә һәм БДБ илләрендә йөк машиналарын сату буенча алдынгылар урынын сакларга мөмкинлек бирә”.

Җыелышта 2012 нче елда “КАМАЗ” ААҖнең эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәйле мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, “КАМАЗ” ААҖнең еллык отчеты һәм еллык бухгалтерлык исәп-хисабы раслауга тәкъдим ителде.

Акционерлар җыелышы 2012 елда “КАМАЗ” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2012 ел өчен “КАМАЗ” ААҖ акцияләре буенча дивидендлар түләүне тәкъдим иткән, “КАМАЗ” ААҖ Директорлар Советы карары буенча тавыш бирде. Дивидендлар күләме якынча 500 млн. сум булачак.

Шулай ук җыелышта катнашучылар “КАМАЗ” ААҖ Директорлар Советын һәм Ревизия комиссиясен сайлады. Тавыш бирү нәтиҗәләре Россия Федерациясе законнар җыелмасында каралган срок эчендә басылып чыгачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International