Казанда спортчылар өчен Универсиада Авылы ачылды

2013 елның 29 июне, шимбә
Бүген Казанда рәсми рәвештә Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында Уеннар Авылы үзенең эшен башлап җибәрде. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко, FISU президенты Клод-Луи Галльен, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин катнашты.

Танатана башланыр алдыннан Татарстан Президенты Уеннарның Халыкара мәгълүмат үзәгендә урнашкан Универсиада музеенда булды. Монда Россиядә студентлар спорты үсеше турында мәгълүмат куелган. Аерым экспозиция Казанда Универсиадага әзерләнүгә багышланган.

Универсиада Авылының төп аллеесында барган тантаналы чарада, Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко РФ Хөкүмәте һәм Универсиаданың оештыру комитеты исеменнән кунакларны сәламләде. “Республика җитәкчелеге, Универсиада кунаклары үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен өчен, бик зур эш башкарган”,-дип ассызыклады ул.

FISU президенты Клод-Луи Галльен Уеннарга әзерләнү буенча зур эшләр башкарылганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Казан мэры Илсур Метшинга рәхмәт белдерде.” Универсиада - FISU һәм Казанның 6 ел буе уртак киеренке эше ул. Безнең горурланырлыгыбыз бар”,-диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, Уеннар уздыру өчен көрәштә җиңү республикага җиңел генә бирелмәвен искә төшерде. “Беренче тапкыр без оттырдык. Ләкин без икенче тапкыр үзебезне күрсәттек, һәм минем Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, безгә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтәсем килә”,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук Казанга ышаныч күрсәткән өчен FISU башкарма комитеты вәкилләренә рәхмәт белдерде. “ Россиягә, Татарстанга, Казанга Универсиаданың кирәклеген үзегез күрәсез. Барысы да үзгәрде, сез анысын да күрәсез. Һәм моның өчен без һәр көнне тырышып эшләдек”,-дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Виталий Мутко, Клод-Луи Гальен һәм Рөстәм Миңнеханов өч телдә Универсиада Авылының ачылуын хәбәр иттеләр, шуннан соң студентлар гимны Гаудеамус яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International