Татарстан Президенты Универсиаданың берничә яңа объектын карап чыкты

2013 елның 30 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче һәм яңа гына төзелеп беткән Казандагы Бөтендөнья Универсиадасы объектларын әйләнеп чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин,  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР  яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада  Дирекциясе башлыгы  Владимир Леонов озата бардылар.

Башта Игенчеләр сарае янындагы Универсиада паркын карадылар. Хәзерге вакытта төрле темалы мәйданчыкларны төзү эше бара - паркта студентлар Уеннарының партнер компанияләре чатырлары урнашачак, милли һөнәрләр палаткалары, 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты мәйданчыгы, 2017 елда кышкы студент Уеннарын каршы алачак Алмата мәйданчыгы, 2019 елда кышкы Универсиаданы үзендә үткәрергә теләүче Красноярск мәйданчыгы була. Игенчеләр сарае каршында төп сәхнә төзелеп килә, аңарда чыгыш ясыячаклар, шул исәптән Дю Солей циркы да.

Татарстан Президенты төзекләндерелә торган Казан елгасы буеннан йөреп чыкты, Батурин урамын карады, анда төзүчеләр асфальт җәяләр. Шуннан барысы да Сибгәть Хәким урамында төзелүче юлны карадылар, Чистай урамындагы һәм Әмирхан проспектындагы җәяүлеләр өчен чыгу юлларының төзелеш барышы белән таныштылар.

Рөстәм Миңнеханов Тула урамындагы яңа ризык комбинатында булды - Универсиада спортменнары өчен шунда ризык әзерләнәчәк. Татарстан Президентына "Бәхетле-1" ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыпова сөйләгәнчә, комбинатта инде тулы эш процессы башланып җибәрелгән. Кунакларга заманча җиһазларда ризык әзерләүнең бөтен чылбырын күрсәттеләр.

Сәфәрнең соңгы тукталышы Мирный авылында яңа пулялы ату комплексы булды. Ярышларга соңгы әзерләнүләр тәмамланып килә торган ату урыны - Россиядә иң яхшысы, моңарда тиздән Универсиадада катнашучылар үзләре инана алачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International