Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Республика районнарында уртача уңыш гектарыннан 37,1 центнер тәшкил итә”
2008 елның 5 сентябре, җомга
Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. 326 мең тонна тәшкил иткән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Республика районнарында уртача уңыш гектарыннан 37,1 центнер тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, республикада 250 мең гектарга якын (рапсны да кертеп) ашлык җыеп аласы бар. Шул ук вакытта зур мәйданнарда җыеп аласы ашлык калган районнар да бар һәм һәр тәүлек саен уңыш гектарыннан якынча 1 центнерга кими бара (Азнакай, Арча, Лениногорск, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш районнары).
Августта республикада 12 көн рәттән тәүлеклек суктырып алынган игеннең күләме 200 мең тонна, ә бер көндә Татарстан өчен рекордлы булган иген суктыру – 258 мең тонна булды.
Уңдырышлылык лидерлары булып, Норлат һәм Актаныш районнары (уртача уңдырышлылык 51,5 һәм 48,5 ц/га тәшкил итә) тора. Республиканың уңдырышлылык 40 ц/га дан артык булган тагын 10 районы бар.
“Быел без 6 млн. тоннадан да ким булмаган бөртеклеләр уңышы җыеп алырга уйлыйбыз, - диде Марат Әхмәтов. – Ләкин барысы да безнең оешканлыктан тора”.
“Республика кырларында 2 меңнән артык комбайн амортизация чикләреннән тыш эшли, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, - шуңа күрә дә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 300 яңа чит ил комбайны сатып алу турында карар кабул ителде. Алар көзен инде сатып алыначак”.
Республика кырларында барысы 4700 комбайн эшли.
“Республикада якынча 2 млн. гектар мәйданда җир эшкәртү күздә тотыла”, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, бүгенгә 700 мең гектар яки авыл хуҗалыгы мәйданнарының 35% ы эшкәртелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз