Рөстәм Миңнеханов "Аэроэкспресс" тимер юл ботагы өстеннән юлүткәргечне ачты

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

"Казан-Аэропорт" интермодаль тимер юл ботагы аша яңа автомобиль юлын бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Усады һәм авыллары арасында күпер ачылуы тантанасында шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш муниципаль районы Михаил Афанасьев катнаштылар.

Автомобиль юлүткәргече бетерелгән элеккеге тимер юл күчеше урынына төзелде һәм Горький тимер юлының Кече Кабан- Вахитово тимер юл линиясен кисеп уза, бу тимер юлдан халыкара аэропорттан Казан вокзалына "Аэроэкспресс" йөри. Юлүткәргечнең тулы озынлыгы - 127,33 м.

Усады һәм Столбищи авыллары арасында автомобильләр тизйөрешле поездлар йөри башлагач, куркынычсыз гына хәрәкәт итә алсын өчен юлүткәргечне төзү интермодаль хәрәкәтне оештыру кысаларында алып барылды. Төзелешнең заказчысы "РЖД" ААҖ булды. ​Төзү-монтаж эшләре бәясе 763,6 млн. сум булды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлда ачылуны символлаштыра торган билгене әйләндерде дә яңа юлда хәрәкәтне ачып җибәрде. Күпернең куркынычсызлыгын дәлилләп аңардан авыр йөк машиналары колоннасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International