ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы: Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү җир бәхәсләре санын киметәчәк

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстанда комплекслы кадастр эшләре башкарыла башлаган, алар җир бәхәсләренең санын киметергә һәм булган хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

«Гадәти кадастр эшләреннән аермалы буларак, комплекслар бер җир кишәрлегенә генә түгел, бер үк вакытта бер яки берничә кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык кишәрлекләргә карата да үткәрелә. Бу җир бәхәсләренең санын киметергә һәм булган хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты министр.

Ф. Әһлиуллин шулай ук мондый эшләр Татарстанда беренче тапкыр үткәрелүен һәм аларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 10 млн. сумга якын акча юнәлдерелүен әйтте. Спикер киләсе елда эшләр дәвам итәчәк һәм аларга 12 млн. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, дип ассызыклады.

Шулай ук Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшләре нәтиҗәсендә төбәкнең гомуми мәйданы 139 гектарга арткан. «Эш барышында башта 573 проблемалы участок табылды, һәм дәүләт фондының картографик материалларына үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча Татарстан мәйданы 139 гектарга артты», — дип аңлатты министр.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы бүгенге көндә өч проблемалы мәсьәлә калуын билгеләп үтте. Аларның икесе Татарстан урман фондының Удмуртия территориясе белән уратылган ике басу аша участогы язмышына кагыла. Моннан тыш, сүз Киров өлкәсе белән чиктәш Кукмара янындагы участок турында бара, анда «Медная гора» тау чаңгысы базасы урнашкан. Ф. Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, әгәр дә тау чаңгысы базасы Киров өлкәсе территориясендә булса, куркынычсызлыкны тәэмин итү (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү) буенча сораулар туа, чөнки якындагы торак пункт Татарстан территориясендә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International