Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов киләсе елда төзи башлау күздә тотыла торган стратегик объектлар турында сөйләде
2008 елның 8 сентябре, дүшәмбе
2009 елда Татарстан Республикасы мөһим стратегик объектлар төзергә уйлый. Төзелешкә дигән акчаның бер өлешен өстәмә керемнәрдән бүлеп бирү күздә тотыла. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Шуны да искәртик: утырыш 2009 елга һәм 2011 елга кадәрге вакытка Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм 2009 елга Татарстан Республикасы бюджетының алдан фаразлануы турында фикер алышуга багышланган иде. Әлеге чара республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
“Әйтик, республикада киләсе елда Яр Чаллыда - медицина үзәге, Казанда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе төзелешен башлап җибәрү күздә тотыла”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, хосусый-дәүләти партнерлык шартларында Милли китапханә төзү (муниципалитет һәм “Ак Барс” банкы ярдәме белән) эшләре башланып китәчәк.
Күптән планга кертелгән Балалар курчак театры төзелешенә килгәндә, Татарстанның Министрлар Кабинеты башлыгы хәбәр иткәнчә, бу проектка дигән акча шулай ук исәпләп куелган инде.
“Бу стратегик мөһим объектлар буенча бөтен якларның да бер фикергә килүе таләп ителә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Инде 2009 елдан ук өстәмә керемнәрдән акчаның бер өлешен Универсиада-2013 кә дигән объектлар (спорт биналары, корылмалары, инфраструктура) төзелешенә җибәрү планлаштырыла.
“Без Казан метрополитены төзелешенә билгеләнгән бюджетны да яңадан карап чыктык”, - дип билгеләп узды бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, метрополитен хакы 500 млн. сумнан 2 млрд. сумга чаклы үскән (2009 елда). Рөстәм Миңнеханов бер станцияне (“Җиңү проспекты”) инде 2008 ел ахырында ук тапшырырга кирәк дип саный.
“2009 елда агросәнәгать комплексын үстерүгә - 1,5 млрд. сумга кадәр, аерым алганда, чит илдә җитештерелгән заманча комбайннар сатып алуга 1 млрд. сум чамасы бүлеп бирү күздә тотыла. Ни кызганыч, илебездә җитештерелгән комбайннарны сатып алу быел безнең күңелебезне кайтарды”, - диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Рөстәм Миңнеханов, ләкин чит илдә җитештерелгән комбайннарны сатып алуның кыйммәткәрәк төшүенә дә карамастан, бу урып-җыю кампаниясе барышында вакытны әрәм итмәскә ярдәм итә.
“Киләсе елда хезмәткә түләүнең тармак принципларына күчү дә (2009 елның 1 нче гыйнварыннан) шактый акча салуны таләп итәчәк”, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Ул хәзерге вакытта хезмәткә түләүнең принципларын эшләү республиканың ике “пилот районында” баруын искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз